Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Туфан тудырган Әлмәт Мәдинәсе – кинода

Күп килә кастингка «Мәдинә»ләр. Ләкин бит Мәдинәнең Әлмәттә туганлыгы беркемгә дә сер түгел. Аны тудыручы йолдызлар Әлмәт театрында

Кешеләр генә түгел, алар иҗат иткән әсәрләр, образлар да бәхетле язмышка ия була. Драматург Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре, Әлмәт театры йолдызы Дамира Кузаева тудырган Мәдинә Сафина шулай булды.

Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан режиссер Александр Далматов «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәренә нигезләнгән телесериал төшерә башлады. Әлбәттә, кайсы артистның инде кинода үзен сынап карыйсы килми. Ул бит әле ни җитте генә образ түгел. Ул язмыш сынауларын узган Мәдинә бит. Моннан ярты гасыр элек ул Мәдинә-Дамира булса, бүгел ул Мәдинә-Диләрә.

Диләрә Фазлыева үз йөзе, кабатланмас уены булган артистка. Ул иҗат иткән образлар табигыйлеге, тирән психологизмы белән аерылып тора. Аңа эчке тоемлау хас, сәхнәдә яши белүе ачык төсләрдә чагыла. Бүгенге заман Мәдинәсенең катлаулы рухи дөньясын, эчке драматизмын, хәсрәтенең тирәнлеген тулысынча ачып бирәсенә бер шик тә юк.

Газета укучыларыбызның күбесе Әлмәт театрында барган Дамира Кузаева, Камил Вәлиев, Луиза Солтановалы «Ай булмаса, йолдыз бар...»ны яхшы хәтерлидер. Әйе, Диләрә Фазлыева Мәдинәсе ул башка булачак. Монда мохит та башка, персонажлар да арткан, заман да үзгәргән, кешеләрнең дөньяга карашлары да икенче. Ләкин кеше җаны, күңеле, язмыш сынауларын үзе аша үткәрә белүе яши бирә.

  • Мин әлеге спектакльне Дамира апа уенында күрә алмадым. Аның язмалары да сакланмаган. Ләкин аның белән бергә уйнаган Луиза апа Солтанова, театрыбызның башка артистлары миңа аның уены турында күп мәгълүмат бирделәр, гел ярдәм итәргә торалар. Карамауның уңай ягы да бар. Ул миңа үз Мәдинәмне тудырырга беркадәр комачаулар да иде. Минем Мәдинәм дә усалдыр, кырыстыр, минем үзем кебектер бәлки... дип елмая Диләрә.

Фильм Казанда, Чистайда, Кама Тамагында төшерелә. Сүз дә юк, кино белән театр сәнгатенең үз аермалыклары шактый күп. Син тормыштан аерылмый шул персонаж буларак яши белергә, тиз генә рольгә керергә, чыгарга һәм тагын керергә... Барысы да тиз һәм чын булырга.

Телесериалда спектакльдә булмаган яңалыклар бар. Алай гына да түгел, анда Әлмәт театры артистлары да шактый. Татарстанның атказанган артистлары Асия Харисова, Наилә Мифтахетдинова, артистлар Энҗе Сәйфетдинова, Айзил Фазлыевларны да күрергә мөмкин булачак. Ни генә әйтсәң дә, Әлмәттә кабынган йолдыз бит ул әсәр. Мирзанурны исә Тинчурин театрыннан Татарстанның атказанган артисты Артем Пискунов уйный.

Спектакльдә барысын да югалткан Мәдинә телесериалда нәрсә табар? Тормыш сынауларына сыгылмыйча, еламыйча түзә алырсыңмы син, Мәдинә-Диләрә? Вакыт күрсәтер. Телесериалны декабрьдә карый алырбыз дип өметләнеп калабыз.

Ә хәзергә, Мәдинәм-гөлкәем, исемә төшәсең лә, бәгырькәем...

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса