Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Каракүз» фестивале төгәлләнде

Төрле милләт кешеләрен җыйган күркәм һәм эчтәлекле «Каракүз» фестивале әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары белән саубуллашты

Төрле милләт кешеләрен җыйган күркәм һәм эчтәлекле «Каракүз» фестивале әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары белән саубуллашты 
 
Өч атна дәвамында калабызны шау-гөр китереп торган фестиваль Әлмәтнең һәрбер почмагына үтеп керде. 
Парктамы, пляждамы син, әллә Шарлавыклы буалардамы, я булмаса шәһәрнең үзәк урамындамы – әкият геройларының килеп чыгасын, могҗизалы күренешләргә тап буласыңны көт тә тор. Сизмәстән син үзең дә шул театр артистлары белән берлектә төрле тамашаларда, перфомансларда катнашасың, бар дөньяңны онытып күңел ачасың.  
Узган ялларда фестиваль «Ак уикенд» белән тәмамланды. Йомгаклау чаралары грандиоз һәм маҗараларга бай булды. «Каракүз» скверын яңадан ачык һавадагы зур иҗади студиягә әйләндерделәр. Сынлы сәнгать фестиваленең 5 еллыгы уңаеннан һәм «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Каракүз» скверында бер үк вакытта рәсем ясау буенча рекорд куелуы гына да ни тора. 555 кеше берьюлы кулларына пумала алып үзләренең сәнгать әсәрләрен тудырды. Китап фестивалендә исә «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә катнашты. «Татмедиа» АҖ нәшер иткән татар телендәге әдәби китапларны халык ике көн дәвамында бик теләп алды.  
«Каракүз фильм» кинофестивале дә тамашачылары белән саубуллашты. Җиде көн дәвамында тамашачылар дистәләгән фильм карап, режиссерлар белән очрашып, кино-квизларда катнашып җиңүчеләрне билгеләделәр.  
Фестиваль Әлмәтнең төрле мәйданчыкларында узса да, төп мәдәни вакыйгалар  шәһәрнең иң популяр урынында – пляжда үтте. Биредә «Каракүз» рестораны да эшләп торды. Монда кунаклар төрки халыклар аш-суын авыз итә алдылар.   
Калабызда беренче тапкыр орган фестивале узуы үзенә күрә бер тарихи һәм истәлекле вакыйга булды. Анда гадәттәге барокко музыкасыннан тыш саундтреклар да яңгырады. Сәхнәнең төп герое Johannus Ecclesia D455 электрон органы булды, аның яңгырашы тамашачыларга Европа соборлары һәм концерт заллары атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде. 
Джаз фестивале аеруча тирән тәэсир калдырды. Яңгырдан курыкмаган тамашачылар Игорь Бутманны, Мәскәү джаз оркестрын, җырчы кызларны һәм «Иванушки International» төркемен бик җылы каршы алдылар. Гомумән, чаралар искиткеч эчтәлекле, мавыктыргыч һәм сихри итеп оештырылган иде. 
Фестиваль үзеннән соң кабат бер кочак онытылмас тәэсирләр, хис-тойгылар калдырып китеп тә барды. Оештыручыларга рәхмәт. Һәркемдә теләк бер генә – киләсе елга кабат исән-имин күрешергә язсын, могҗизалы «Каракүз» фестивале. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса