Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Әдәби марафон»да катнашучылар очрашты

Марафон 21 көн дәвам итә.

Китап укучыларны берләштергән «Әдәби марафон» проекты турында күпләр ишетеп кенә белми, ә даими катнашучылар буларак та танылды

Татнетны үстерү фонды проектлары соңгы елларда киң җәмәгатьчелек арасында бик активлашты.

Әлмәт әдәби марафончылары иң активлардан булып, гадәттәгечә 21 көн проектта катнашып кына калмый, ә даими очрашулар, берсеннән-берсе эчтәлекле чаралар оештыра, республикакүләм, шәһәркүләм вакыйгалар үзәгендә кайный.

XXXII марафон тәмамлану белән әдәби әйдаман, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Гөлия Җамалиева әдәби марафончыларны Россия гуманитар академиясенең шәрәфле академигы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, шагыйрь, җырчы, музыка белгече Разим Вәлиуллинның бертуган сеңлесе Кадрия Гыйльманова -Вәлиуллина һәм «Күңел тәрәзәләре» китабы авторы Роза Хәйретдинова-Мөсәгыйтова белән очрашуга җыйды. Еллар дәвамында «Әдәби марафон»да катнашучылар инде төбәкара танышып, дуслашып өлгердек. Зәй районыннан килгән әлеге кунакларны күрү, алар белән шәхсән аралашу күңелдә шулкадәр җылылык калдырды.

Разим Вәлиуллинның сеңлесе Кадрия апа якты истәлекләре белән уртаклашты. Хезмәт ветераны, «Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесе иясе, «Балкыш» фестивале лауреаты, «Мөнәҗәтләр» бәйгесе җиңүчесе, озак еллар укытучы булып фидакарь хезмәт куйган Кадрия апа абыйсының шигырьләрен укыды, моңлы тавышы белән җырларын яңгыратты. Разим Вәлиуллинның китаплары очрашуда катнашкан һәммәбезгә зур бүләк булды.

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе, «Альметьевский вестник» газетасының баш мөхәррире Ландыш Зарипова Зәй кунакларына Рәхмәт хатлары, «Рухият» фонды китапларын тапшырды. Чарада төрле буын китап укучылары зур кызыксыну белән Ландыш ханымның Разим абый турындагы хатирәләрен тыңладылар. Көлешеп тә алдык, күзләргә яшь килеп, сиздерми генә сөртеп куйган мизгелләр дә булды. Разим абыйның киңкырлы сәләтен, киң күңелле, юмарт, гадел, ярдәмчел, якты карашлы, милләтпәрвәр, тормышка, яшәүгә гашыйк булуын ассызыклап үттек. Алфавитның аерым бер хәрефеннән генә торган сүзләр белән язылган «Әлеф-Би» китабы, үз иҗаты рухына якын шагыйрьләрне татар теленә тәрҗемә итүгә зур игътибар бирүе, С. Есенин, А. Блок, А. Ахматова, латыш шагыйре М. Чаклайс һәм башка милләт шагыйрьләреннән матур-матур тәрҗемә үрнәкләре булуы, япон шагыйре Исикава Такубокуның дүрт йөзләп кыска шигырен тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырып чыгаруы кайберләребез өчен ачыш булды. Разим Вәлиуллин төзегән, шәһәребезнең истәлекле бүләгенә әверелгән «Әлмәт җырлый» җыентыкларының киләчәктә дәвам итүе, төбәгебезнең әлеге данлыклы шәхесе иҗатының игътибар үзәгендә булуы, нәшер ителми калган күпсанлы шигырьләренең, җырларының укучыларына барып ирешүе турында теләкләр яңгырады.

Разим абыйның якташы, әдәби марафончы, «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар гомумбелем учреждениеләре арасында иң яхшы укытучы» республика гранты җиңүчесе Роза Хәйретдинова-Мөсәгыйтова үз әсәрләре белән таныштырды. Укырга яратучылар җыелган җирдә барлык чара да китап бәйрәменә әверелә ул. Бирегә килгән әдәби марафончыларыбыз Разим Вәлиуллин турында булган истәлекләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды. Әйдаманыбыз Гөлия Җамалиева беребезне дә зур бүләк – китаптан башка җибәрмәде. Шунысы сөендерә, әдәби марафонда катнашкан кебек, мондый чараларга да гаиләләре белән килүчеләр шактый. Кечесеннән өлкәненә кадәр милли кыйммәтләребез белән кызыксынучылар, аларны үстерергә омтылучылар булганда данлыклы шәхесләребез исемнәре, иҗаты да яшәр. Дәвамчанлык киләчәккә якты ышаныч белән карарга нигез бирә.

Эльза Гобәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса