Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Казан утлары» журналы «Кызыл каурыйлар» белән очрашты

«Казан утлары» гомер-гомергә әдәби мохитта кайнаган, иҗат утында янган, кулына каләм алган һәр язучыга мәгълүм төп журнал булган һәм ул бүген дә үз статусын югалтмый, милли гамен саклаган басма булып тора.


«Казан утлары» гомер-гомергә әдәби мохитта кайнаган, иҗат утында янган, кулына каләм алган һәр язучыга мәгълүм төп журнал булган һәм ул бүген дә үз статусын югалтмый, милли гамен саклаган басма булып тора. 
Язучыларның иң яхшы әсәрләре шушы журналда дөнья күрә. Безнең – Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче С. Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзаларының да соңгы елларда журналда язмаларыбыз басылу бер горурлык хисе белән иҗат итәргә канатландырды. Ул гына да түгел, 15 июль көнне яраткан журналыбызның иң абруйлы язучылары – драматург, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан, язучы, журналист,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуриев, җырчы-композитор, язучы, журналист, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин үзләре кунакка килде. Кунакларны Әлмәтебезнең истәлекле урыннарында, Габдрахман авылының «Туган якны өйрәнү» музеенда, «Нури бабай чишмәсе»ндә мәктәп директоры Әлфия Миннәхмәтова, музей директоры Эльмира Исмәгыйлева, авылның ветераннар советы җитәкчесе Җәмилә Мөхәммәтганиева һәм язучы Гүзәлия Галләмова озатып йөрделәр. «Казан утлары»на Габдрахман авылы тарихы китабын бүләк иттеләр.
Алга таба очрашуны Әлмәт драма театры бинасында дәвам иттек. Язучыларга, әдәби берләшмә әгъзаларына Рафис Харис улы яраткан журналларын бүләк итте. «Республикада гына түгел, татарлар яшәгән һәр төбәктә булырга тырышабыз, журнал битләрендә язмасы чыккан һәр язучы белән элемтәдә торабыз. Әдәби берләшмә әгъзалары арасыннан талантлы яшьләребезне барлыйбыз, кирәк булса саллы киңәшләребезне дә бирәбез», – диде ул үз чыгышында. 
Вакыйф Нуриев журналның бик мәртәбәле икәнен, анда басылган язмаларның да камил әсәр булырга тиешлеген әйтеп узды. Журналның иҗат комиссиясе актив эшләвен, бүген дә нигездә яхшы әсәрләр генә кабул ителүен ассызыклады. Авторларны таныту ягыннан да зур эш башкарыла, кесә китаплары чыгу бик уңай алым булды, диде ул, катнашучыларга үзләре алып килгән кесә китапларын тәкъдим итеп.  
Алмаз Хәмзин башкаруында халкыбызның «Су буйлап», «Сандугач», «Таң атканда», «Вәгъдә» һәм башка җырларын тыңлап хушландык. Ул тавыш, ул моң... Алмаз абый барыбызны да ерак яшьлек елларына алып кайтты. Чөнки арада инде сиксәнен ваклаган агайлар, олы яшьтәге апалар бар иде. Күңелләре булып, кушылып җырлап утырды алар. 
Ерак араларны якын итеп килгән олпат язучыларыбызга рәхмәт сүзе белән язучылар, «Кызыл каурыйлар» берләшмәсе җитәкчесе Миңзифа Әхмәтшина чыгыш ясады. Дистәләгән китаплар авторы, язучы Зинаида Захарова, үзенең әсәрләре белән «Казан утлары»ның иң еш кунагы язучы Рәмзия Габделхаковаларның чыгышлары да бик урынлы булды. Әдәби берләшмә әгъзаларына да киңәшләрен бирделәр. Әсәре журналда басылган һәр язучы зур горурлык кичерә, чөнки ул китап чыгу белән бер, диде алар. 
Бер гасырлык тарихы булган журналыбыз мәңге яшәсен! Очрашулар дәвамлы булсын иде.

Миңзифа Әхмәтшина,
язучы, 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

 

Фото: Резедә Шәмсуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса