Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә татарча музыкаль квиз узды

Күптән түгел миңа Әлмәт шәһәрендә беренче тапкыр узган «Татарча музыкаль квиз»да катнашу бәхете тиде.

 

Чакыру видеосы аша оештыручыларының кызымның Ризаэддин Фәхреддин гимназиясендә бергә укыган классташ, дус кызлары икәнен күрдем. Беренчедән, кайда булса да барып, кичке аш ашап, ял итеп кайту, үземә тагын бер «яңалык ачасы» килү (мондый яңалыклар безнең һөнәри эшебездә бик кирәкле), башка эмоция, хис-кичерешләр алып кайту теләге булса, икенчедән, кызларның чын күңелдән дәртләрен үстереп, мактап, котлап кайту мөмкинлеген кулдан ычкындырасы килмәү булды.

«Чили» гурман клубында узган бу квиз халкыбызның борынгы җырлары, моңнары белән беррәттән заманча рух тандемында үрелеп барды. Рәхәтләнеп уйнап, кушылып җырлап, җанлы аралашып, рухи ләззәт алу чыганагы булган әлеге проект беркемне битараф калдырмады, бер генә катнашучы да читтә боегып утырмады.

Сигез раундтан торган уенда алты команда көч сынашты. Яшь үзенчәлекләре чикләнмәгән, кайсы шәһәрдән, нинди милләттән булуың да мөһим түгел. Татар җырларын яратасың икән – рәхим ит!

Сораулар халкыбызның милли көйләренә, халык җырларына, мәшһүр җырчыларына, татар дөньясындагы музыкаль тапшыруларга кагылышлы иде. Бүгенге вәзгыятьтә киң таралган ясалма интеллект катнашында да шактый уйландыра торган «башваткычлар» булды.

Катнашучыларның һәрберсе үзен «үз тәлинкәсендә» иркен, тыныч хис иткән шикелле тоелды; кыскасы, рәхәт кичке уен вайбы, заманчалаштырылган аулак өй варианты куелды.

Квизны алып баручының да бай тел осталыгын ассызыклап үтәсе килә, һәр сорауга юмористик нота өстәве, уенчыларны куәтләп, алар өчен җан атуы, кичәне кызыклы мәзәк сүзләре белән бизәп торуы күңелләребезгә хуш килде. Ике сәгать ярымлык әлеге чара яшен тизлегедәй сизелми дә үтеп китте.

Бу мавыктыргыч көрәштә безнең «Зәңгәр калфак» исеме астындагы командабыз өченче урын яулап, киләсе квизга чакыру билеты отты.

Язмамны оештыручы кызлар өчен горурлык хисләре кичереп язам. Бигрәк тә аларның милли җанлы булулары, шул милли рухта тәрбияләнгән гимназия укучылары икәнлеге сөендерә. Халкыбызның моңын, җырларын, гомумән, сәнгатен, телен оныттырмаска уңышлы сәбәп таба алулары куандыра. Афәрин, кызлар, Сезгә зурдан-зур уңышлар, мәрхәмәтле иганәчеләр телим. Азалия, Алинә, хезмәтегез дәвамлы булсын, ниятләрегез аклансын.

Лилия Хәбипова,

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге

1 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса