«Каракүз-2025» фестиваленең икенче ял көне дә шау-гөр килеп узып китте
Әлмәттә мәдәни җәй дәвам итә.
Төп вакыйгаларның берсенә әверелгән «Каракүз-2025» фестиваленең икенче ял көне дә шау-гөр килеп узып китте.
Өч көн тоташ узган чаралар әлмәтлеләргә һәм килгән кунакларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Күңелле концертлар, ачык һавада биюләр, хуш исле чәй һәм җиңел парлы мунчалар – болар барысы да тамашачыларны берләштерде дип тә әйтергә була.
Фестивальнең чираттагы ял көннәре «Әлмәт» каһвәханәсендә оештырылган иртәнге әдәби ашлардан башланды. Чәй эчкәндә кунаклар шигырьләр тыңладылар, үз текстлары белән уртаклаштылар, китаплар турында фикер алыштылар, төрле темаларга әңгәмәләр кордылар.
Заманчалыкны чагылдыра торган атна вакыйгаларының берсе урам театрлары фестивале булгандыр, мөгаен. Анда Россиядән, Белоруссиядән, Үзбәкстаннан һәм Испаниядән килгән 150 артист катнашты. Артистлар катнашында ике көн дәвамында Шарлавыклы буаларның төрле мәйданчыкларында карнавал йөрешләре, курчак спектакльләре, цирк номерлары һәм балалар өчен тамашалар оештырылды. Мондый грандиоз һәм искитмәле чыгышларны карарга калабызга күрше районнардан гына түгел, күрше республикалардан һәм Россия шәһәрләреннән дә кунаклар бик күп килгәннәр иде.
Автор җырлары фестивале шәһәр пляжында узды. Биредә жанрның танылган осталары Олег Митяев, Григорий Гладков, Тимур Шаов, Наталья Кучер, Лариса Брохман, Марина Дмитриева һәм башкалар чыгыш ясады. «Учак янында»гы кичәләр җылы атмосферада узды. Шушы ук көнне параллель рәвештә «Воздух» заманча хореография фестивале үтте. Биредә классик сәхнә юк: бию агачлар арасында, үләндә, тамашачылар белән бергә хәрәкәттә барды.
Тынычлык яратучыларга «Каракүз Ретрит» сюрприз ясады. Шәһәр киңлекләрендә медитацияләр ясау, йога белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылды, нейрографика һәм арт-терапия яратучыларга да шөгыль табылды.
Шәһәр пляжында оештырылган мунча фестивале әлмәтлеләр һәм кунаклар күңеленә аеруча хуш килде. Кунакларга әйдәп баручы белгечләрдән пар бирү, чабыну буенча мастер-класслар, консультацияләр, аромапрактика оештырылып, фудкортлы ял итү зонасы һәм тематик ярминкә әзерләнгән иде.
Уикендның иң шәхси һәм эмоциональ бай чараларыннан берсе «Аулак» театры фестивале булды. Анда Әлмәт халкы үзе катнашты, алар берничә атна дәвамында режиссерлар һәм драматурглар белән бергә үз спектакльләрен куйдылар. Сюжетлар уйлап чыгарылган түгел. Алар реаль сөйләшүләрдән, күзәтүләрдән барлыкка килгән вакыйгалар иде.
Шулай итеп, «Каракүз»нең икенче уикенды да чын мәгънәсендә шау-шулы һәм тыныч, тирән һәм җиңел булып чыкты. Әлмәт бу өч көндә бер зур мәдәни сулышта яшәде. Алда әлмәтлеләрне йомгаклау уикенды һәм «Каракүз фильм» кинофестивале көтә.
2-3 август көннәрендә «Смена» җәйге китап фестивалендә «Әлмәт таңнары» редакциясе коллективы да катнашачак. Татар телендә нәшер ителгән китаплар, журналлар, открыткалар яратучыларны үзебезнең мәйданчыгыбызда көтеп калабыз. Газетабызны укып, фестиваль афишасы белән танышып барырга онытмагыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia