#Әдәбимарафон – татар китабына юл
Әдәби марафонда катнашуны «үз-үзеңне җиңү» дип атыйм мин.
Егерме бер көн эчендә көндәлек тормышта булган хәлләргә карамастан, кулдан китапны төшерми укып бару, аны башкаларга да тәкъдим итү, әсәрне укырга кызыксыну уяту шактый хезмәт таләп итә. Әлеге гыйльми чараның катнашучылары килешер, беренче көннәрдән үк без #әдәбимарафонны көтеп алабыз. Ул зур мөмкинлекләр бирә: рәхәтләнеп яраткан китабыңны укыйсың, татар китапларын, аларны язган шәхесләрнең исемен танытасың, укучыларына якынайтасың.
Башта үзебезнекеләр
Беренче чиратта якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз, тарихчыларыбыз китапларына өстенлек бирәбез. С. Сөләйманова, Э. Мөэминова, К. Булатова, И. Нәбиуллина, С. Якупова, Г. Исхакова, М. Әхмәтшина, Р. Фәхреддин, Ә. Маликов, Г. Афзал, Ә. Салах, Ә. Хәйри, И. Таһиров, Ә. Шәрипов, Р. Вәлиуллин, Н. Әхмәдиев, Т. Шәмсуаров, Р. Шаһиев, Р. Гатауллин, Д. Таҗиның әсәрләре киң катлам китап укучыларны формалаштыруга ярдәм итте. Шулай ук Г. Галимуллина, Г. Айзат, Г. Галләмова, А. Әхмәтгалиева, Х. Миңнегулов, Р. Миңнуллин, Х. Туфан, Т. Миңнуллин, Ф. Яруллин, Ф. Сафин, Ф. Садриев, Л. Лерон, Р. Сабыр иҗатларын да яратып укыйбыз.
Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында әлмәтлеләр һәрвакыт актив катнашып килә һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. 2017 елның көзеннән үзем генә катнаша башлаган идем, бүгенге көндә бик күп китап укучылар кушылды. Кичүчат, Мәмәт мәктәп директорлары, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, укытучылары, тәрбиячеләре, китапханәчеләре, шәфкать туташлары, хәтта хисапчылар да китап укуда даими катнашучыларыбыз булып торалар.
2024 елга кадәр җәйге марафонда балалар гына катнаша иде. 2024 елдан кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелде, Әдәби әйдаманнар саны артты, мөмкинлекләр күбәйде.
#Әдәбимарафон проекты укучыларга белемнәрен камилләштерүдә дә зур ярдәм бирә. Шуңа күрә әлеге матур гамәлгә мин өч оныгым һәм ике кызымны да чакырдым, гаиләбез белән китап укырга яратуыбызга шәхси китапханәбездә китаплар күп булуы этәргеч булды.
Балаларга М. Җәлил, А. Алиш, Г. Тукай, Н. Әхмәдиев, Р. Сәлах, Й. Шәрәпова әсәрләре бик ошый, яратып укыйлар.
Иң кечкенә #әдәбимарафончыбызга беренче тапкыр катнаша башлаганда 7 яшь иде, ә бүген инде 12 яшь, иң иөлкәнебез Зәрия апа Хәбиповага 73 яшь кенә иде, быел 76 яшь тулды. Ул да берничә марафонда актив катнашты. Туганы, яраткан әдибебез Миргазиян Юнысның иҗатын әдәбият яратучыларга җиткерде. Кызыксынучыларның күп булуы барыбызны да сөендерде.
Быелгы марафонга 88 яшьлек Шәһит Таипов та кушылды. Ул да танылган шәхесләребезнең әсәрләрен укып, сәхифәсенә куеп барды. Очрашуларны фото, видеоларга төшереп тарихка кертеп калдырды. Афәрин, Шәһит абый!
2025 елның ике аенда утыз беренче һәм утыз икенче әдәби марафонда өлкәннәр дә, балалар да китапка булган мәхәббәтләрен расладылар. Катнашучыларның тулы исемлеге сайтта урнаштырылган (tat-i.net/tt/finalis...)
«Үз алларына максат куеп, аңа ирешкән һәр катнашучыны ихлас күңелдән котлыйбыз! Әлеге уңышлар сезне яңа биеклекләргә этәрсен!» – дип котлады проектның җитәкчесе Раил Гатауллин.
Әнә шулай, зур уңышларга ирешеп, кечкенә, ләкин ышанычлы адымнар белән без әдәбият дөньясыннан рухи азык алабыз.
Ярдәм кулын сузалар
Уңышларыбызны районыбыз җитәкчелеге дә күреп тора. 2021 елда хакимият тарафыннан бирелгән махсус автобус белән Арчага, Тукай Ватанына бару, Әдәби Сабантуйда катнашу, яшь марафончыбыз Сиринә Мифтахованың Әдәби көрәштә җиңеп кайтуы күңелләребезне тагын да үстерде. Марафоннарда саныбыз артуга да зур этәргеч булды.
Хакимият тарафыннан бирелгән зур автобусларга утырып Сабага да, Апаска да Әдәби Сабантуйга бардык. Әлеге районнарның мәдәнияте, музейлары, күренекле шәхесләре белән танышып кайттык. Рухлар күтәрелеп, яңа үрләр яуладык. Уңышларыбыз сөендерә, бәхетебезне арттыра. Марафончыларыбыз һәр чарада актив катнаша, үз артларыннан башкаларны да ияртә. Районыбызда тагын ике әдәби әйдаман үсте: Наилә Гаффарова, Илүзә Гобәйдуллина. Аларны да китап укырга яратучылар үзләре сайлады, әйдаман булырга гына мин тәкъдим иттем. Уртак тырышлыгыбызның нәтиҗәсе дә сөенечле.
Гаилә белән бергә укыйбыз
Гаиләләре белән кушылучыларның артуы да яхшы күренеш. Минзәлә Сафина оныклары белән һәм Башкортстандагы туганнары белән күптән катнашып киләләр, быелгы марафоннарда тагын да арттылар. Эльза Гобәйдуллинаның үзе белән кечкенә кызы даими китаплар укый, олы кызы әдәби әйдаман. Ильмира Мәүлетбаева үзе дә катнаша, укучыларын да әниләре белән катнаштыра. Китапханәчебез Гөлнара Низамова ире белән даими катнашып килә. Шәфкать туташы булып эшләп лаеклы ялга чыккач, Әлфия Галиуллина шигырьләр язып, үзенең китабын бастырып чыгарды, марафоннарда актив катнаша, әдәбиятны оста итеп укучыларга җиткерә. Апалы-сеңелле Лилия Купаева белән Эльмира Хәсәновалар үрнәк булып торалар, сокландыралар.
Гаиләләрдә матур гадәтләр ныгу өлкәннәр үрнәге белән бирелгәндә уңышлы була.
2024-2025 нче уку елында «Татнефть мәктәбе»нең 2-4 нче сыйныф укучылары да дәрес алдыннан әдәби китаплар укып марафонда катнаштылар. Һәр дәрес алдыннан балалар татар китапларын үзләре сайлап алып, укып бардылар. Даими әдәби әсәрләр уку аларның уку осталыгын арттырды, белемнәрен ныгытты. Уңышларына сөенеп, уку елын тәмамлаганда бүләкләдек үзләрен.
Тик ирешелгәннәр белән чикләнмик. Камилләшү, туган телне саклау даими хезмәт сорый. Барлык китап укырга яратучыларны беренче июльдән башланачак утыз икенче #әдәбимарафонда катнашырга чакырам. Бергә булыйк, бердәм булып әдәбиятыбызны укуны арттырырга насыйп булсын дип телим.
Татарча китап укучы, үз тарихын өйрәнүче, аны киләчәк буыннарга җиткерүче милләттәшләрем күп булуына ышанам.
Кушылыгыз, бергәләшеп ана телендә китаплар укыйк, гыйлемебезне арттырыйк.
Гөлия Җамалиева,
Әлмәт районы әдәби әйдаманы, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia