«Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби-патриотик конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды
Конкурс «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылды.
Татарстан Милли китапханәсендә «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби-патриотик конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылды. Әлеге конкурска махсус хәрби операция вакытында Татарстан халкының фидакарьлеген, батырлыгын чагылдыра торган әдәби әсәрләр кабул ителде. 2024 елның 12 ноябреннән алып быелның 30 апреленә кадәр бәйгегә барлыгы 136 иҗади эш килгән. Гариза җибәрүчеләр арасында Татарстанның 36 районыннан, шулай ук Мәскәү, Удмуртия, Ульяновск һәм Новосибирск өлкәләре һәм Красноярск краеннан иҗатчылар булган.
Тантаналы чарада Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм «ТАТМЕДИА» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдиновлар катнашты.
Бәйгегә килгән эшләрне 22 кешедән торган комиссия бәяләде. Алар арасында Россия Китап Союзы вәкилләре дә бар иде. Комиссия җитәкчесе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов сүзләренчә, бәйгедә иң яхшы дип табылган әсәрләрнең һәркайсы күңелгә үтеп керерлек итеп язылган.
«Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә «Язлар сары түгел...» шәлкеме өчен беренче урынга газетабызның баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев лаек булды. Без аны ихлас котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.
– Бүген күпләребез, элек ничек яшәвебез, хәзерге көнкүрешебез, безнең иминлекне саклаучы батырлар турында уйланып, тормышка яңача карый башлады, – диде ул. – Батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек, Җиңү тарихы безнең балаларыбызга якын булырга, барып җитәргә тиеш. Моны җиткерүнең иң үтемле юлы ул – әлбәттә, сүз һәм әдәбият. Сүзебезне әйтик, ул төрле телләрдә яңгырасын, еракларга кадәр ишетелсен, йөрәкләргә барып җитсен! Мин сезгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзләрен дә җиткерәм. Әлеге бәйге нәкъ менә аның тәкъдиме белән оештырылды да инде, – диде Ләйлә Фазлыева, җиңүчеләрне котлап.
Илләргә иминлек, дөньяларга тынычлык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia