Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә узачак «Каракүз» фестиваленең амбассадоры билгеле

Юбилей елында «Каракүз» беренче тапкыр рәсми вәкил алачак.

Амбассадорны фестиваль фәлсәфәсенә салынган легенда билгеләде. Аны Алтынчәч белән бергә Болгар ханлыгын Аксак Тимер гаскәрләреннән саклаган легендар сугышчы Каракүз хөрмәтенә атаганнар. Риваятьләргә караганда, балачакта концертлар оештырып һәм инструментларда уйнап, ул музыкаль ярминкәләр оештырырга ниятли.

Мәдәни мирасны саклаучының "эстафетасын" безнең көннәрдә Татарстан Республикасының дәрәҗәле артисты, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәидә Мөхәммәтҗанова кабул итте. Аның татар мәдәнияте байлыгын гәүдәләндерүче образы фестивальнең мультимәдәни коды символына әвереләчәк. Артистка аны ачу һәм ябуда катнашачак, этнопро-мәйданчыкта чыгыш ясаячак һәм автограф-сессия уздырачак.

- Мин фестивальдә беренче тапкыр катнашам һәм аның вәкиле булу бәхетенә ирешүемә бик шатмын. Каракүз-матурлык, көч, азарт һәм иҗади энергия гармонияле рәвештә бергә кушылган җыелма образ. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, - диде Сәидә.

Оештыручылар сүзләренчә, сайлау нәкъ менә Сәида Мөхәммәтҗановка төшкән, чөнки аның иҗаты «Каракүз» концепциясен идеаль чагылдыра – традицияләрне саклау, заманча энергия һәм мәдәни мирасны яңача күрү.

Артистканың халыкара уңышлары аның фестивальне халыкара аренада тәкъдим итү өчен лаеклы кандидатурасын раслый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса