Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә юбилеен билгеләп үткән Миңзифа Әхмәтшина Хәния Фәрхигә язган җыры турында сөйләде

Хәния Фәрхи язмышында ул нинди роль уйнаган? 10 июньдә Әлмәт драмтеатрында узган Миңзифа Әхмәтшинаның юбилей кичәсендә катнашучылар бу сорауларга җавапларны белде.

Чара шагыйрә, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин, Кояш Тимбикова исемендәге премияләр лауреаты, Әлмәт Язучылар оешмасы хозурында эшләп килүче «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, нефть башкаласы Язучылар оешмасында 16 ел хезмәт куйган Миңзифа Әхмәтшинаның иҗатын яктырткан пролог белән башланып китте. Театр артистлары юбилярның шигырьләрен укыдылар, хикәясеннән бер өзекне сәхнәдә уйнап күрсәттеләр.

1992 елны Миңзифа Әхмәтшина туган авылында зоотехник булып эшләгән. Шул елда җиде чакрым ераклыкта урнашкан Каргалы авылына концерт куярга Хәния Фәрхи төркеме килгән.

«Мин ул чакта яңа гына «Бәхетем син минем» җырын язган идем, шуны бик нык Хәниягә күрсәтәсем килде. Кич белән, көтүләр кайтып, сыерлар саугач, Каргалыга җәяүләп киттем. Мин килеп җиткәндә концерт беткән иде инде. Хәниягә килеп эндәштем. Бер җыр яздым, тыңлап карамассыз микән, дидем. Риза булды, мин җырлап күрсәттем. Ул шундук Илгиз Закировка: «Илгиз, мин бу җырны алам. Отып кал зинһар!» — диде. Мин рәхмәтләр әйтеп китеп бармакчы идем, Хәния: «Юк, без сине җибәрмибез! Без хәзер урманга барып, машина фарасы яктысында җырлап утырырбыз. Син дә барасың безнең белән!» — диде. Ияреп киттем. Өйгә иртәнге өчләрдә, сыер савар вакыт җиткәндә генә кайтып кердем», — дип уртаклашты хатирәләре белән Миңзифа Әхмәтшина.

Шушы җырны башкарып Хәния Фәрхи «Татар җыры-1993» бәйгесендә беренче урын ала һәм аның иҗат юлында яңа баскыч башлана. Сүз уңаеннан, шунысын да искәртик, 1997 елда «Татар җыры»нда Миңзифа Әхмәтшина сүзләренә язган «Йөгереп кайтыр идем» җырын башкарып Руслан Кираметдинов җиңү яулый.

Резедә Шәмсуллина

Фото: авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса