Музейның туган көнен үткәрделәр
Хәтерне югалтырга ярамый. Хәтер югалса, кешелек упкынга тәгәри
Кичүчат авылында күренекле галим, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музее үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.
Дин әһеле буларак та, дөньяви гыйлемнәргә ия шәхес буларак та тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләрен беренче чиратка куйган Ризаэддин Фәхреддин гомере буе тарихны барлап, туплап, өйрәнеп яшәгән галим.
Күренекле якташыбызның мемориаль музее моннан 30 ел элек, галимнәр, дин әһелләре, зур җитәкчеләр һәм беренче президент Минтимер Шәймиев катнашында ачылган иде. Тик бу рәсми ачылыш. Ә аңа кадәр күпме кеше никадәрле хезмәт куйды әле. Болары үзе бер тарих. Ә тарих онытылмасын өчен аны кабатлап, яшь буынга искәртеп торырга кирәк.
Бәйрәм чарасы авыл имамы Мисгать хәзрәтнең күренекле галим, шушы нигездән дога өмет иткән әрвахлар рухына дога кылуы белән башланып китте. Музейның оешу тарихы, әлеге эшне башлап йөрүчеләр турында да әйтеп китәргә онытмадылар. Ни генә дисәк тә, һәрбер зур елганың башланган җире, чишмә башы булган кебек, бүген инде татар-мөселман дөньясына билгеле музейны башлап йөрүчеләрне белеп тору да кирәк.
Алга таба, укучылар андагы экспонатлар турында сөйләп, килгән кунакларга күргәзмә ясадылар. Этнография залындагы экспонатлар да галим яшәгән чорны, аның белән бәйле истәлекләрне яңарттылар. Килгән кунаклар, авыл халкы, яшь буын - мәктәп балалары өчен тарихның бу ягы да бик кызыклы иде. Чөнки туган көнгә килүче бик күпләр үзләренең әти-әниләре, әбиләре, үзләре биргән экспонатларны кабат күрделәр, якыннарының исемнәрен ишеттеләр.
Әлбәттә, чарадагы чыгышларда язучы, журналист, мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең киңкырлы эшчәнлеге яктыртылды. Кичүчат авыл җирлеге депутаты Разил Ильясов үз чыгышында Р. Фәхреддин исеменең, аның хезмәтләренең мөселман дөньясында никадәр мәртәбәле, дәрәҗәле булуын ассызыклады. Авылның данын, исемен еракларга таратуын әйтеп үтте.
Кичүчатлылар шулай хәтер яңарттылар. Музей бәйрәме Кичүчат авылы мәдрәсәсендә, инде традициягә әйләнеп бара торган «Җомга чәе» белән тәмамланды.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia