Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Кайгырту» үзәге музейда булды

Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, җәмгыятькә әхлак тәрбиясе бирүдә музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

Музейга халык үткәне, тарихы белән танышырга киләләр.
Халыкара музейлар көне алдыннан «Кайгырту» үзәге белгечләре дә социаль хезмәт алучылар белән берлектә калабызның туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Музейда алар туган як тарихы белән якыннан таныша алдылар. Балигъ булмаганнарга крестьян киемнәре һәм аларның аерылгысыз кораллары күрсәтелде. Кунаклар Бөек Ватан сугышы экспонатларын аеруча җентекләп карадылар. Музей экспонатларын күрсәтү каһарман-якташлар турында сөйләүләр белән үрелеп барды. Биредәге белгечләр шулай ук халык йолалары, сәнгать турында да бик эзлекле, аңлаешлы һәм матур итеп сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса