Әлмәткә эш визиты белән Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов килде
Рөстәм Миңнеханов район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова белән Әлмәт татар дәүләт драма театрында булды
Әлмәткә эш визиты белән Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов килде
Рөстәм Миңнеханов район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова белән Әлмәт татар дәүләт драма театрында булды, анда иммерсив «Йорт» спектаклен карады. Премьера бу елның 1 мартында булды һәм «Татнефть» компаниясенең финас ярдәме белән куелды.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында узган ел Әлмәт театры бинасына капиталь ремонт ясалган. Без сездән яңа якты куелышлар һәм югары казанышлар көтәбез. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов артистларга.
Коллективның казанышларын югары бәяләү билгесе буларак, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт татар драма театрына дәүләт бүләге – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелган «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia