Тукай - ул татарның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге
Әлмәттә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу һәм Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар узды.
Апрель - бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае. Ул 27 ел гына яшәп калса да, үзеннән соң бәяләп бетергесез иҗади мирас калдырган: 400 дән артык шигырь, 9 поэма, 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр иҗат иткән.
Бәйрәм Ленин урамында урнашкан велосипедлы Тукай скульптурасы янында башланды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар шигырьләр укыдылар. Яшь буынның чыгышларын тыңларга Әлмәт язучылары да килгән иде.
Яңгырлы көн булуга карамастан, шәһәрнең иҗат интеллигенциясе, шигърият сөючеләр шагыйрьне искә алырга аның һәйкәле янында җыелдылар. Тантананы Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова ачты һәм үзенең чыгышында мондый чараларның зур әһәмиятен билгеләп үтте.
Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән өчен мәгариф идарәсендә, мәдәният йортларында һәм балалар бакчаларында эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Дөньяда татарны беренче чиратта Тукайлы халык булган өчен беләләр», - дип билгеләп үтте ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр.
Шигырь бәйрәмендә күренекле язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр тапшырылды. «Әдәбият» номинациясендә премия Рәмзия Габделхаковага тапшырылды. Сәнгать» номинациясендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фаил Сафиуллин һәм «Мириданс» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Илнур Әһлиуллин лауреатлар дип игълан ителделәр. «Журналистика» номинациясендә Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова кулыннан бүләкне Рәмилә Хәмидуллина алды. «Иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен» номинациясендә премияләр Р. Нәгыймов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия коллективларына, «ТаграС-ТрансСервис»ның әйдәп баручы инженеры Наил Вилдановка, шулай ук ветераннар хәрәкәте активисты Валентина Сабуровага тапшырылды.
Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларының чыгышы һәм Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучыларының «Шәкертләр биюе» берсен дә битараф калдырмады. Бәйрәм бөек Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Резедә Шәмсуллина
Фотолар авторныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia