Җырла, җырла, дип әйтәбез, тик ...
Чыганаклардан күренгәнчә, 1941 елның июненнән 1945 елның маена кадәр фронт бригадалары 1 350 меңнән алып миллион ярымга кадәр спектакль һәм концерт биргәннәр.
Аларда бөтен Советлар Союзыннан 42 000 артист катнашкан.
Илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Санаулы гына калган сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын барлыйбыз. Ни кызганыч, бүген аларның сафын МХОда катнашучылар, аларның тол хатыннары, ятим әниләре, балалары тулыландыра.
Алар күргән авырлыкны, толлык, ятимлек ачысын беркадәр җиңеләйтәсе килеп, илебез булдыра алган кадәр игътибар, хөрмәт күрсәтә. Һәр елны матур бәйрәм чаралары, зур концертлар оештырыла. Сүзем шул матурдан бигрәк күз яшьле, җаннарны айкап, тарихыбызның канлы битләренә күз салырга кушкан изге бәйрәмдә өч җыр җырлап кесәләренә миллион сумнар салып китүче җырчылар хакында.
Ул көнне шәһәребезнең бөтен почмагында чын бәйрәм оештырып, үзебезнекеләр зур тамаша ясыйлар. Музыка көллияте студентлары, талантлы эшче яшьләр, драма театры артистлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, ветераннар хоры, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре, китапханә хезмәткәрләре, язучылар һ б. Җыр-биюгә, сөйләргә сәләте булган һәркем бәйрәмгә үз өлешен кертергә, әлеге изге Җиңү көнен бизәргә тырыша. Яңгыр явамы, кар сибәлиме, кояш кыздырамы - һәр ноктада үзебезнекеләр. Намус кушканга, җитәкчеләрнең я таләбе, я кушуы, я боерыгы белән. Бушка. Яисә шартлы рәвештә түләү белән. Мин җырламыйм дияргә яхшы түгел, читен, уңайсыз... Аннары, ничек инде кан коеп, шушы рәхәт тормышыбыз өчен яшьлекләрен, гомерләрен биргән әби-бабайларыбызга хөрмәт йөзеннән үткәрелә торган бәйрәмдә җырлаган, сөйләгән өчен оялмыйча акча сорарга була?!
Ә икенче берәүләр, ягъни «крутой» җырчыларны чакырабыз да, өч җыр җырлаган өчен, ну биш булсын инде, ярар, ярты сәгать, бер сәгать җырлаган өчен фәлән кадәр сум акча алып китәләр. Җәмәгать, туктагыз әле, бу Җиңү бәйрәме безгә генә изге, ә алар өчен акча эшләү бәйрәме булып чыга түгелме соң? Нигә соң шул дәрәҗәле җырчыларның берсе дә «Әйдәгез, мин дә сезгә бүләк ясыйм - бушка концерт куям» дими. Һич югы, нигә дип әле алар шундый зур акчалар сорыйлар? Ник, аларның эшләре ипи пешерүченекеннән, бала тудыру йортындагы шәфкать туташыныкыннан, табибныкыннан, кырда иген игүченекеннән, укытучыныкыннан, заводта станок артында эшләүченекеннән, нефтьче-операторныкыннан да авырмыни?!
Нигә соң, май салкынында бер кат күлмәктән сәгатьләр буе үз чиратларын көтеп өшеп басып торган балалар марш атлап йөргән өчен, җыр җырлаган, биегән, шигырь сөйләгән өчен бер тиен дә алмаганда, район һәм шәһәрнең профессиональ актерлары, үзешчән артистлары көннәр буена рәхмәт йөзеннән концерт биргәндә, каяндыр килеп киткән җырчы миллионнар алырга тиеш? Аларның әби- бабалары сугышта каннарын коймаганмы?
Халык шагыйре Клара Булатованың:
Әгәр килсә бер зур түрә
Минем туган җиремә.
Түбәтәй тотып торалар
Тәрәт иткән җирендә, - дигән юллары искә төшә.
Ә тарихка күз салсак, артистлар еш кына фронт сызыгында, солдатлар белән бергә, сугышның авыр юлларын үтеп, йөзләрчә мең концерт куйганнар. 45 меңгә якын җырчы, биюче, музыкантны үз эченә алган 4000 гә якын концерт бригадасы Ватан сугышында фронтта чыгышлар ясаган, диелә.
«Медицина персоналы җитмәгәнлектән, ирләр санитар, хатын-кызлар сиделка булып тора иде. Актерлар берничә сәгать кулларыннан носилкаларын төшермәделәр, яралыларны карарга булыштылар, медикаментлар китерделәр, операция бүлмәсен юдылар, яралыларны ашаттылар, вагоннарны юдылар, ә калган вакытта концертлар бирергә өлгерделәр», - дип искә алган 1941-45 елларда фронт бригадаларында катнашучы, СССРның халык артисты П.А. Константинов.
Хәзер исә, черек бәрәңге кәлҗемәсе ашап, үз гомерләрендә әти дип әйтергә тилмергән сугыш чоры балаларына, оныкларына бәйрәм ясыйбыз дип, миллионнарны кесәләренә салалар. Ә егетләр исә чарасызлыктан, приказ үтәп, вакыты белән бер йотым суга тилмереп, махсус хәрби операциядә кан коялар. Кызык син дөнья, тик гадел түгел.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia