Елховой авылында «Иманлы булыйк» исеме астында оештырылган күргәзмәне тәкъдир итү кичәсе узды
Изге Рамазан аенда авыл җирлекләрендә төрле чаралар үткәрү матур гадәткә әверелде.
Шушы көннәрдә Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музееның күргәзмәләр залында «Иманлы булыйк» исеме астында оештырылган күргәзмәне тәкъдир итү кичәсе узган. Күргәзмәдә борынгы һәм бүген эшләп килүче мәчетләр тарихы белән танышырга мөмкин. Шулай ук анда шәмаилләр җыелмасы (иң борынгысы 1860 елларга караган), кул эшләнмәләре булган намазлыклар (иң борынгысы 1893 елларга караган), дини китаплар бар.
- Чарада катнашучылар борынгы китаплар, шәмаилләр җыелмасы һәм башка бик күп төрле дингә кагылышлы экспонатлар белән таныштылар. Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде - Елховой авыл клубы мөдире Сиринә Исмәгыйлева музейга 1970 елларга караган шәмаил бүләк итте, шул рәвешле шәмаилләр җыелмасын тагы бер санга арттырды. Чарабызның эчтәлеге тулысы белән ислам диненә багышланды.
Ислам дине безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар җиренә 922 елда килеп ирешкән, аның килеп чыгышы турындагы тарихны үзләштерү әлегәчә галимнәр тарафыннан дәвам итә, ул төгәлләнмәгән. Әмма барыннан да бигрәк шунысы мөһим, безнең ата-бабаларыбыз ислам диненең чыннан да әхлаклы, тәрбияви, гадел һәм хак дин булуын аңлап, аны үз теләкләре һәм ихтыярлары белән кабул иткәннәр. Әгәр кеше динен сакласа, аның ана теле дә сакланачак. Елховой һәм Түбән Абдул авылларына килеп утырып, торак пунктларга нигез салган борынгы бабаларыбыз бик тырышып шушы динне тоткан. Бу ике авылда ул вакытта да биш мәчет эшләгән, бүгенге көндә дә биш мәчет эшләп килә. Изге Рамазан айларында бу мәчетләрнең ишекләре гомумән ябылып тормый. Биш мәчеттә дә гыйбадәт кылалар, ә өчесендә 100 кешедән дә ким булмаган халык белән ифтар мәҗлесләре үтә. Шулай ук мәчетләрдә элек-электән дин дәресләре алып барганнар. Бу турыда без музей фондларында сакланган документлар һәм тарихи мәгълүматларга таянып әйтә алабыз, - диде Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее директоры Мәдинә Газизова.
Шуны билгеләп узарга кирәк, мондый тирән эчтәлекле чаралар музейда даими уздырылып тора. Бу уңайдан музей хезмәткәрләренә игелекле эшләрендә бары тик уңышлар гына теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа