Әлмәттә «Туган як көйләре» чарасы узды
Милли стильдә ачкыч брелоклары ясадылар.
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда «МИРАС – Наследие» күргәзмәсен ябу кысаларында «Туган як көйләре» чарасы узды.
Очрашуда «Туган як» клубының туган якны өйрәнүчеләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, шәһәр укытучылары һәм мәктәп укучылары, музей хезмәткәрләре катнашты.
Чарада катнашучылар уникаль тарихлар һәм иҗади эшләр белән танышып кына калмадылар, бәлки үзләре дә сәнгатькә кагылдылар, үз куллары белән кечкенә шедеврлар ясадылар - милли стильдә ачкыч брелокларын бизәү буенча «Тылсымлы бизәкләр» мастер-классында катнаштылар (рәссам Галия Мөнәвир кызы Абзалова үткәрде).
Чара җылы һәм күңелле атмосферада узды.
Фото: Әлмәт туган якны өйрәнү музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа