Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә драматургларга семинар оештырдылар

Әлмәттә сәнгать «тишек носки» дәрәҗәсенә төшеп җитмәсен өчен, драматургларга семинар оештырдылар.

 

 

«Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән Әлмәт театры, Язучылар бүлеге яшь драматурглар өчен өч көнлек семинар оештырдылар.

Сәнгать гомер буе кешелекне матурлыкка, әдәп-әхлакка өндәгән, кешеләрдә зәвык тәрбияләүгә йөз тотып эш иткән. Кешелек алга барган саен бу мәсьәләләр катлаулана бара кебек. Заманында җиде класс белем алып та чын матурлыкның асылын аңлый алган, югары фикерләү сәләтенә ия булган буын тарихта калып бара. Берәүләр сәхнәдән күрсәтер әйбер юк дисәләр, икенчеләре язган әсәрне җиренә җиткереп тамашачыга чыгармыйлар дип бәхәсләшәләр.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында өч көн дәвамында эшләгән семинарда шуларның барысы да исәпкә алынды. Семинарны ачу тантанасында катнашучыларны «Татнефть» ХФ директоры Эльмира Газизова, драмтеатр директоры Фәридә Исмәгыйлева, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр сәламләде.

Семинар-тренингларда 19 дан 57 яшькә кадәрге 15 кеше катнашты. Алар арасында «Яңа татар пьесасы-2024» конкурсында җиңүче Артур Ибраһимов һәм Кариев театрында «Куркак батыр» спектакле чыккан Лилия Гыйбадуллина, Әлмәт театрында «Киңәш кирәк» комедиясен чыгарган Резедә Хәертдинова, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Кәшипова һәм үзләрен әлеге өлкәдә сынап карарга теләүче яшьләр бар иде. Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов үзенең авторлык методикасы буенча семинарда катнашучыларны пьеса язуның нечкәлекләренә өйрәтте. Гамәли күнекмәләр бирде. Синең җаныңны нәрсә борчый, нәрсә сиңа тынгылык бирми - син тамашачыга шуны әйтергә тиеш. Мине сөендергәне шул булды, әлеге семинарга килгән яшьләрне нигездә әхлак тәрбиясе, кешенең виртуаль тормышка күчеп баруы, җан җылысын югалтуы борчый икән. Нигездә алар шул хакта уйлана, шул мәсьәләне чишү юлларын эзлиләр. Зиннур әфәнденең сүзләренә караганда, Стәрлетамакта узган беренче шундый семинарда алты кеше катнашкан, аларның дүртесе нәтиҗәдә пьеса язган, шуларның өчесе инде төрле театрларда куелган. Әлмәтлеләр дә сынатмас дип ышанып калабыз. Семинары өч кенә көн булса да, язылган әсәрләр өч тиенлек кенә булмасын иде.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса