Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Бер кочак хис-кичерешләр

Җәй уртасында калабызга «Каракүз» этнофестивале кабат кунакка килде.

Төрле милләт кешеләрен җыйган әлеге күркәм һәм эчтәлекле чара Әлмәтнең һәрбер почмагына үтеп керде. Парктамы, пляждамы син, әллә Шарлавыклы буалардамы, булмаса шәһәрнең үзәк урамындамы -  әкият геройларының килеп чыгасын, могҗизалы күренешләргә тап буласыңны көт тә тор. Сизмәстән син үзең дә шул театр артистлары белән берлектә төрле тамашаларда, перфомансларда катнашасың.

Узган атнада булган чараларда аерым урынны мода күрсәтү, заманча дизайнерларны тәкъдим итү, креатив яшьләрне берләштергән уку-укыту һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары, җырлар, гастрофестиваль, юмор кичәләре, бию остаханәләре, квест һәм мунча фестивале алып торды.  Олыларга караганда әлеге мәдәни тамашаларга аеруча балалар куангандыр, мөгаен.

Этнофестиваль быел да  үз эченә төрле милләт вәкилләрен җыйды, халык һәр милләтнең йолалары, мәдәнияте, җырлары белән якыннан таныша алды.    Шул рәвешле һәрбер әлмәтле һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар чын мәгънәсендә этнографик яктан баеп, үзләре өчен  матур хатирәләр җыеп калдыра алдылар. Фестиваль Әлмәтнең төрле мәйданчыкларында узса да, вакыйгалар  шәһәрнең иң популяр урынында – пляжда үтә. Биредә «Каракүз» рестораны да эшли.  Монда кунаклар төрки халыклар аш-суын да авыз итә алалар. Гомумән, чаралар искиткеч эчтәлекле, мавыктыргыч һәм сихри. Әлеге тиңе булмаган чарага бармый калучыларның 4 августка кадәр фестиваль белән танышу мөмкинлеге бар әле.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса