Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Елки - 11» йолдызлары янә Әлмәттә

Әлмәттә Россия һәм Төркия киносы йолдызлары катнашында «Елки-11» премьерасы булды.

Проект «Татнефть» компаниясе ярдәмендә креатив индустрияне үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Әлмәттә «Елки-11» фильмының бөтенроссия премьерасы узды, аның бер өлеше узган җәйдә Әлмәттә төшерелде. Популяр Яңа ел франшизасының яңа өлешендә Дмитрий Нагиев, Ирина Пегова, Рузил Минекаев һәм төрек сериаллары йолдызы Бурак Озчивит төште. Фильмның продюсерлары сүзләренә караганда, Әлмәттә төшерелгән фильм социаль челтәрләрдә зур кызыксыну уяткан — картинаның төп геройлары постлары 7 миллионга якын карау җыйган. Әлбәттә, проектта төрек актеры Бурак Озчивитның катнашуы игътибарны җәлеп итте.

Премьера күрсәтү фильмны төшерүдә катнашы булган кешеләр өчен ябык чара форматында узды.

Картина өстендә эшләүче «Базелевс» кинокомпаниясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, Әлмәт беренче күрсәтү урыны итеп очраклы гына сайланмаган — фильмны төшерүчеләр шәһәр белән киләчәктә хезмәттәшлек итәргә мөмкин. 

Премьера тантанасында Ренат Мамин барлык сюжет эпизодларын бәйләүче төп геройның прообразы турында сөйләде. Ул — Әлмәтнең атказанган педагогы һәм мактаулы гражданины Леокадия Садчикова, ул шәһәрнең 2 нче лицеенда укытучы булып эшләвен дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса