Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең «Ракета» яшүсмерләр клубында әниләр бәйрәме узды

Без һәр елны ноябрь аеның соңгы ял көнендә Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Аналарның ял көне юк, әни ул һәрвакыт әни – көндез дә, кичләрен дә, төнлә дә. Ул баласы өчен җанын бирергә дә әзер. Шул уңайдан ноябрь азагында «Ракета» яшүсмерләр клубында Әниләр бәйрәме узды.

Клубка йөргән балалар зур тырышлык белән әниләргә багышланган бәйрәм концерты әзерләгәннәр. Бәйрәмне Аркадий Федоров белән Виктория Шумковалар алып барды. Җитәкчебез Зөлфия Гайнуллина балаларны мактап әниләрне сөендерде, балаларның зур уңышларга ирешүләрен теләде. Әниләргә шундый талантлы балалар үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әниләрне котларга МХОда катнашкан өлкән прапорщик Виктор Шатрилов та килгән иде. Ул җирдәге барлык аналарга рәхмәт сүзләрен әйтте. Концерт бик күңелле үтте.

«Ракета» клубын бик күп еллар җитәкләүче олы йөрәкле, мәрхәмәтле, сабыр, кайгыртучан Зөлфия Хөрмәт кызы Гайнуллина балаларның икенче әниләре кебек. Шуңа да балалар түгәрәкләргә бик теләп йөриләр.

Монда тәҗрибәле тәрбиячеләр эшли. В. Новикова «Гармония» төркеме белән җитәкчелек итә, балаларга матур биюләр өйрәтә. Ул җитәкләгән төркем күп конкурсларда алдынгы урыннар яулады. Е. Костина балаларга җыр серләрен төшендерә. Алар «Браво, Альметьевск!», «Созвездие – Йолдызлык» бәйгеләрендә катнашалар.

«Ракета»да тату, бердәм коллектив эшли: Л. Вәлиуллина, Р. Хафизова, М. Волдавина, М. Шляхтиналар балаларны үз балаларыдай яратып эшлиләр.

Балалар бирегә төшке аштан соң киләләр. Ләкин ул бервакытта да буш тормый. «Сүнмәс йөрәкләр» ансамбле репетиция башлый. Күп еллар бик яратып йөрибез. Җырлыйбыз да, биеп тә алабыз, шигырьләр дә укыйбыз. Клуб безнең өчен дә бик кадерле урын. Бергәләп чәй дә эчәбез. Ансамблебезнең горурлыгы – Разин абый Таҗетдинов. Аңа быел 92 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, репетицияләрне дә, концертларны да калдырмый. Гармунда уйнап җырлый, шигырьләр яза. Разин абый башкарган җырларны тамашачылар бик җылы кабул итәләр. Фәрит абый Кадыйров моңлы татар көйләренә тезмәләрне бик оста башкара. Кызларыбыз К. Маннанова, Р. Сәлимҗанова, Ф. Вәлиәхмәтова, Р. Шәйдуллина, Р. Шиһапова, В. Насыйбуллиналар репетицияләргә бик теләп йөриләр.

Җыр, бию яратучы якташларыбызны, гармунчыларыбызны безнең ансамбльгә чакырып калам. Иртә картаеп өйдә утырмыйк, җырлап, биеп яшик. «Ракета» клубының ишекләре һәр кешегә дә ачык.

Гөлсинә Савганова,

«Сүнмәс йөрәкләр» ансамбле җитәкчесе,

«Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса