Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп Равил Сабыр билгеләнде

15 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге утырышы булды.

Анда берлек рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла бүлекчәнең яңа билгеләнгән җаваплы секретаре Равил Сабырны тәкъдим итте. Яңа җитәкчегә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында әдәби процессны активлаштыруга юнәлдерелгән программа төзү бурычы йөкләнгән.

«Равил Сабыр быел үзенең 50 яшен билгеләп үтте, ул инде тәҗрибәле җитәкче, талантлы язучы гына түгел, яхшы оештыручы да. Ул бүлекчәнең бөтен юнәлешләр буенча масштаблы эшчәнлеген җәелдерә алачагына ышанам. Өстәвенә, «Татнефть» БФ белән уртак программаны гамәлгә ашыру турында килешү бар, ә Равил Сабырның нефть кампаниясендә сигез еллык эш тәҗрибәсе бар», — диде Ркаил Зәйдулла.

 Әлмәт язучылар  бүлегенең яңа җитәкчесе үзенең беренче чираттагы бурычын яшь шагыйрьләрнең һәм язучыларның иҗатын үстерүгә ярдәм итүдә күрә.

«Безнең бүлекчәгә 12 район керә. Аларны йөреп чыгарга, барысы белән дә шәхсән танышырга, тәкъдимнәрне тыңларга ниятлим. Күп кенә районнарда әдәби-иҗат берләшмәләре бар. Шуңа күрә нефть төбәгенең креатив потенциалы гаять зур, биредә иҗади, сәләтле кешеләр яши бит. Кем әйтмешли, талантларга ярдәм итәргә кирәк! Мөмкин булганча тырышачакбыз. Һәм, әлбәттә, урта һәм өлкән яшьтәге язучылар турында онытмыйк. Шулай ук планнарда — кызганычка каршы, бакыйлыкка күчкән язучыларның әдәби мирасын мәңгеләштерү», - диде Равил Сабыр.

ТР язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 1963 елда оештырылган. Төрле елларда биредә Әдип Маликов, Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар, Нур Әхмәдиев кебек танылган язучылар җаваплы сәркатип булып эшләгән. 2014 елдан бүлекчә белән Рәфкать Шаһиев җитәкчелек итә.

Равил Сабыр-2008 елдан Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, И. Туфан Миңнуллин, «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән. Аның пьесалары буенча дистәдән артык спектакль куелган. 2015-2024 елларда «Татнефть» ГАҖдә «Нефтяные вести» газетасының баш мөхәррире, соңрак мәгълүмати сәясәт идарәсенең корпоратив коммуникацияләр бүлеге башлыгы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса