Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт өчен бу яңа күтәрелеш

«Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән ел дәвамында нинди генә чаралар уздырылмый!

«Борын-борын заманда, үрдәк үрәтник, саескан сотник булган заманда...»

Зәңгәр экраннар каршына Батулланың әкиятләрен тыңларга җыелышып утыра идек кечкенә чакта. Хәтерлисезме? Мин шундыйрак әкият, дөресрәге – мюзикл шаһиты булдым.

Без әкият тыңлап үскән буын. Башкалар ничектер, мин ул әкиятләргә ышана идем. Дөресен генә әйткәндә, халык әкияте нигезендә тәрбия ята. Андагы геройлар нинди генә явыз булсалар да, әкият ахырында алар да «йомшара», үзгәрә (яхшы якка, әлбәттә). «Борынгы шәһәр турында сага»да аждаһа Бараҗ никадәр генә явыз булса да, ул бит үзенчә яшәгән җирен, сулаган һавасын, эчкән суын саклап көрәшә. Елга буена урнашкан халык экологиягә зыян китерер, йортлар салып урманнарны бетерер, сулыкларны пычратыр, болын-кырларны таптар, зыян салыр дип борчыла. Кешеләр белән очрашып ачыктан-ачык сөйләшкәч бар да ачыклана, әкият геройлары да адәми затларның ниятләре изге икәнен аңлый. Хәтта бичура кебекләр кешеләр янына яшәргә күченә. Менә шушы нәрсәләр безгә җитми бүгенге көндә. Очрашып ачыктан-ачык сөйләшүләр, аралашулар, аңлашулар. Ходай язмаган сугышлар да булмас иде бәлки....  Гомумкешелек, әхлакый кыйммәтләрне югалта, яшәү төшенчәсен аңламый башладык. Шушы әкиятләрне өр-яңадан инде күптән бала яшеннән чыккан, әмма уйнап туймаган олыларга күрсәтер, укытыр идем.

Кайчандыр безнең якларда яшәгән халыкларның риваятьләре һәм мифлары белән илһамланып язылган сценарий бик кызыклы килеп чыккан. Аждаһа, Шүрәле, Су анасы, Бичура, йорт иясе – мюзиклны җанландырып җибәрә һәм төп теманы да автор алар теле белән ача. Декорация, костюмнар, ут, җырлар, биюләр – һәммәсе дә зәвык белән эшләнгән. Төп эш урыннарын калдырып репетицияләргә йөргән яшьләрнең түккән көчләре юкка булмаган. Булат Гәрәев һәм Иван Цыгановлар кайчандыр Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаган булсалар да, алар бит нефтьчеләр. Гомер буе филармониядә эшләгән артистлар түгел. Ләкин алардан калышмадылар.

Әлмәт өчен мюзикл – бу яңа дәрәҗә, яңа күтәрелеш!Афәрин!

Эльмира Хәсәнова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса