Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәдәният йорты яңа сулыш алды

Заманалар катлаулы дип зарланып яшәргә ияләшеп барган бер чорда яшәешебез өчен тудырылган уңайлыкларны күргәч күңел сөенә.

Әле менә шушы көннәрдә генә дә Ямашида капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылуын ишетү зур куаныч булды. Нәрсә генә дисәк тә, авыл җирлекләрендә гомер кичерүчеләр өчен мәдәният учаклары - тормышның үзәге, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф чыганагы бит ул. Кыска гына вакыт эчендә Мәдәният йорты бинасы төзекләндерелеп, масштаблы эшләр башкарылган. Җылылык, су, канализация системалары, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, бинаның түбәсе яңартылган. Моннан тыш янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү  дә урнаштырылган. Мәдәният йорты ачылу тантанасында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм район башлыгы Тимур Нагуманов та катнаштылар. 

- «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә без бу объектка яңа сулыш өрә алдык. Авыл халкы яңартылган мәйданнан актив файдалана башлады инде. Биредә волонтерлар сугышчыларга җылы оекбашлар, челтәрләр бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыярга булышалар, – дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Кунаклар авыл халкына исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары теләделәр. Афәрин, шулай булсын. Мәдәният йорты каршында оешкан «Околица» хор коллективын, «Родничок» вокаль ансамблен  районда гына түгел, республикадада да бик яхшы беләләр бит. Әлеге матур коллективларның потенциалы зур, аларга тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешергә язсын дигән теләктә калабыз.  

 

 


Резеда Исмәгыйлева

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса