Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт-Грозный: Сабантуй – дуслык күпере

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй Грозный шәһәренә кадәр барып җитте.

30 июньдә Чечня башкаласында узган чара үзәк мәйданда 10 меңгә якын кешене җыйган. Әйтергә кирәк, Чечня  республикасында элек-электән татар халкының 1,2 меңнән артык вәкиле гомер кичерә, алар барысы да Чечняның иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашканлыгы мәгълүм. 

Милли бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм башка күп кенә җитәкчеләр катнашкан. Чечен Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Айшат Кадыйрова килгән кунакларны  республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, ике арада булган дуслык һәм туганлык җепләренең ныгый баруын ассызыклаган. 

Әлмәт районы башлыгының әлеге милли чарада катнашуы очраклы түгел, чөнки бәйрәм программасын оештыру әлмәтлеләргә йөкләтелгән булган. Алар исә әлеге җаваплылыкны тиешле дәрәҗәдә үтәп, Горозный халкында һәм килгән кунакларның күңелендә  тирән тәэсир калдыра, татар халкының милли мәдәниятына мәхәббәт уята алганнар. 

 Әлмәтлеләр тәкъдир иткән «Гаилә учагы» йорты татар гаиләсенең көнкүрешен күрсәтсә,  «Зирәклек йорты» татар һәм чечен халыкларының халык педагогикасын, мәгърифәтчелек фикере фәлсәфәсен берләштергән. Кунаклар Бохарада Мири Араб мәдрәсәсенең тарихи үткәне белән дә таныша,  мастер-классларда катнаша алганнар, «Бавырсак», «Шурпа» милли ризыкларын, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен яратып алганнар. 

Кунакчыл Чечня җирендә узган Сабантуй бәйрәме Әлмәт белән Грозный калалары арасында дустанә мөнәсәбәтне тагын да ныгытты дип күкрәк тутырып әйтә алабыз. Әлеге мөнәсәбәтләр алга таба ике шәһәрне өзелмәс җепләр белән тагын да катырак бәйләр дип ышанып каласы килә. 
 

Резеда Исмәгыйлева 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса