Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә яшьләр көне узды

Яшьлек - тормышның иң гүзәл мизгеле. Ул - эзләнү, ачышлар ясау, өметләр аклану чоры.

Әлмәт җирлегендә илле меңнән артык яшь кеше гомер кичерә. Аларның һәрберсе шәһәр һәм районыбызның иҗтимагый  тормышында актив катнаша. Яшь чак – ддәртле чак, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Яшь вакытта күңел гел очынып, җырлап-биеп, “эх, бәйрәмнәр күбрәк булсын иде” дип теләп кенә торасың шул.

Бу уңайдан Әлмәт җирлегендә яшьләр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган – бер дә зарланырлык түгел. Әле менә үткән ялларда шәһәребездә бик зурдан кубып Яшьләр көнен билгеләп уздылар. Чаралар ике мәйданда – “Мирас” спорт комплексы кырында һәм “Нефтяник” хоккей үсеше үзәге янында  оештырылды. Бәйрәм чаралары гадәттәгечә район җитәкчелегенең рәсми котлауларыннан башланып китте.

Әлмәтлеләрне котларга һәм актив яшьләрне бүләкләргә республиканың спорт эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова да килгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов үзенең чыгышында замана яшьләренә яңадан-яңа уңышлар, төрле өлкәләрдә һәм шул исәптән техника тармагында да яңадан-яңа ачышлар, казанышлар  күбрәк булуын теләде. – Сез – Әлмәтнең киләчәге, без сезнең һәрберегезгә зур өметләр баглыйбыз. Хыялларыгыз тормышка ашсын, алдыгызга куелган максатка ирешегез. Җиңүләрне күбрәк яулагыз, - дип ассызыклады  Айдар Марат улы. 

Бәйрәм кунаклары өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән иде. “Almet digital art” фестивале халыкта аеруча кызыксыну уятты. Биредә кул осталары һәм эшкуарлар үзләренең эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр, мастер-класслар уздырдылар. Музыка яратучылар өчен караоке-лофт, спорт яратучыларга лазертаг эшләп торды. Моннан тыш бию баттлы оештырылды һәм концерт программасы тәкъдим ителде. 

Гаилә елыннан оештырылган тематик чаралар да беркемне дә битараф калдырмады. Яңа никахлашкан яшь парллар бәйгесендә 9 гаилә катнашты.  Алар сәхнәдә туй киемнәреннән чыгыш ясадылар. Һәрбер пар үзенең мәхәббәт тарихын сөйләде. «Доброцентр» дип аталган социаль франшизаның ачылуы да хәйриячелекне үстерүдә үзенә  күрә бер әһәмиятле проект буларак кабул ителде. Бәйрәм популяр эстрада артистлары һәм музыкаль төркемнәр чыгышы белән тәмамланды. 
 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса