Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт журналистлары музейда очрашты

Журналистлар җыелу урыны очраклы сайланмаган, чөнки музей тормышында яңалыклар шактый җыелган.

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзалары очрашты.

Музей директоры Айдар Газизуллин кунакларга экскурсия үткәрде, экспозицияләр белән таныштырды, яңалыклар һәм алга таба планнары белән уртаклашты. Үлән чәйләре, сувенир продукциясе, яңа фотозоналар, мастер-класслар - музей коллективы бер урында гына тормый, ә замана белән бер аяктан алга бара. 

Чараның икенче өлеше Татарстан матбугаты көне һәм ТР Журналистлар берлегенең 105 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узган ТР Журналистлар берлеге съездында Әлмәт делегациясенең катнашуы турында мәгълүматны үз эченә алды. ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Наилә Әл-Әйюби хезмәттәшләренә съездда яңгыраган мәсьәләләр турында сөйләде, Әлмәт делегациясе исеменнән әйтелгән тәкъдимнәр белән таныштырды. Татлы ризыклар белән тулы өстәл артында чәйләр эчеп, журналистлар тармак проблемалары турында сөйләштеләр, үзләренең яңалыклары белән уртаклаштылар, ә иң мөһиме, ешрак җыелырга кирәк дигән фикергә килделәр һәм киләсе очрашуны июнь ахырына планлаштырдылар.

Рәмилә Хәмидуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса