Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Елховой авыл тарихы музее мөдире Мәдинә Газизова 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Тормышларын музей эшчәнлеге белән бәйләгән шәхесләр – тарих белән элемтәне өзми саклаучылар алар.

Шундый шәхесләрнең берсе - Елховой авыл тарихы музее мөдире Мәдинә Мисбах кызы Газизова күптән түгел үзенең 60 яшьлек юбилейлы гомер бәйрәмен билгеләп узды. 

Бүгенге көндә музей нәкъ менә әлеге җитәкченең тырышлыгы белән үсә һәм камилләшә бара. Мәдинә Мисбах кызының тырышлыгы белән биредә яңа күргәзмәләр ачылып, төрле проектлар тормышка ашырылып килә. Музей коллективы исә еллар дәвамында төрле грантларга ия булып, халыкара, бөтенроссия, республика, төбәк бәйгеләрендә җиңү яулавын дәвам итә. 

Елховой авыл тарихы музеен 1961 елда Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлиулла Әхмәтшин оештырган. Хәлиулла Әхмәтшинның халыктан килгән әйберләрне җыяр өчен дип, үз куллары белән ясаган агач тартмада авылдашы, Бөгелмә каласында мәктәп директоры булып эшләүче Әгъдәс Йосыповтан килгән, 1734 елда коелган, бакыр, бер тиенлек акча пәйдә була. Шулай, бер тиенлек акчадан башланып киткән музей фонды бүгенге көндә инде 15000ләп экспонат тупларга өлгергән. Биредә җиде залда төрле кызыклы экспозицияләр урын алган. Беренчесе тулысы белән Хәлиулла Әхмәтшинга багышланган. «Археология» бүлегендә Елховой Һәм Түбән Абдул авыллары җирлегеннән табылган бизон һәм мамонт сөякләре, төрле гасырга кагылган археологик табылдыклар белән танышырга мөмкин. Тагын бер күргәзмә залы – 1900 еллар башы, крестьян гаиләсе, авылның атаклы чабатачысы булган Төхватулла карт һәм аның тормыш иптәше Мәрьям абыстайның гаиләсе, аларның тормышы, көнкүреше белән якыннан танышырга мөмкинчелек бирә. Дүртенче күргәзмә залы – «Елховойлылар Бөек Ватан сугышында». Бу залда Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан сугышка киткән барлык кешеләрне да күрергә мөмкин. Күргәзмәдәге экспонатлар аларның сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын тасвирлап тора. Бишенче күргәзмә залы – «Бөек Ватан сугышыннан соң колхоз үсеше». Бу күргәзмә залында колхоз, мәдәният, матбугат, тәртип сагында хезмәт итүчеләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Алтынчы күргәзмә залы – «Туган ягым табигате», ә җиденчесе - вакытлыча ясала торган күргәзмәләр залы, биредә ел әйләнәсе төрле темаларга чаралар үтә. 

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музееның ишекләре бер дә ябылып тормый. Музейга методик һәм практик ярдәм сорап студентлар, укучылар гына түгел, Россия һәм чит илләрдән дә кунаклар килеп торалар.

Аларны үз хезмәтен яратып башкаручы, белемле һәм искиткеч мөлаем ханым – Мәдинә Мисбах кызы Газизова каршы ала, ярдәм күрсәтә. Юбилейлы туган көне уңаеннан әлеге күркәм ханымны кайнар котлап, эчкерсез хезмәте, төбәгебезнең мәдәни тормышын үстерүгә зур өлеш кертүе, югары профессиональлеге һәм яраткан эшенә тугры булганы өчен рәхмәт җиткерәсебез килә. Мәдинә ханымга ихластан сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләп, яңа иҗади ниятләренең тиз арада тормышка ашуын телибез.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса