Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Горький мәдәният йорты: кичә һәм бүген

«Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге бинасы Әлмәтнең беренче мәдәни үзәге булып тора.

Яңартылган үзәкне ачу тантанасында мактаулы кунаклар - ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевләр катнашты. Чара барышында Ринат Садыйков бүләкләү тантанасын үткәрде һәм яшүсмерләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Горький мәдәният йорты, ә хәзер инде «Креатив процесслар фабрикасы» - безнең шәһәрнең иң борынгы мәдәният объектларыннан берсе. Ул күпне кичерде, әмма һәрвакыт бөтен район яшьләрен җәлеп итү үзәге булып калды, - дип ассызыклады район башлыгы Тимур Нагуманов.

Тантаналы ачылыш милли костюмнар күрсәтүдән башланды. Мәскәүдә узган матурлык, мода һәм талант фестивалендә Слава Зайцев исемендәге медаль иясе, Әлмәт кием дизайнеры Диләрә Прохорованың милли костюмнар коллекциясен «Подиум» модель агентлыгы кызлары күрсәтте.

Яшьләр үзәге бинасы - Әлмәтнең беренче мәдәни үзәге. Бу бинаны биләгән М. Горький исемендәге  клуб төрле чаралар, әйтик, концертлар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар, фестивальләр уздырылган урын булган. Әмма вакыт узу белән бина үзенең функциональлеген югалта, аны торгызу, заманча таләпләргә яраклаштыру кирәк була. Нәкъ менә шуңа 2019 елда муниципалитет бинаны балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе карамагына тапшыра да.

Шушы көннәрдә яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы биргән акчалар  ярдәмендә «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге үз ишекләрен ачты. Бу үзәк яшьләр үз талантларын һәм кызыксынуларын күрсәтә алырлык урын гына түгел, ә төрле түгәрәкләр һәм иҗат җәмгыятьләренең хезмәттәшлеге һәм үзара эшчәнлеге үзәге дә булачак.

Бу бинадагы һәр бүлмәнең үз максаты һәм бурычы бар. Концертлар, мастер-класслар, тренинг-лар һәм презентацияләр үткәрү өчен кулланыла торган күпфункцияле Blackbox залыннан алып тегү лабораториясенә кадәр - биредә үз креатив идеяләреңне уникаль әйберләргә әверелдерү мөмкин. 

Шулай ук «фабрика»да киберспортчылар өчен бүл-мәләр, хореография студиясе, «ППсладости» кафе-коворкингы, театр студиясе, чүлмәкчелек осталыгы студиясе, тавыш яздыру студиясе, сәнгать студиясе һәм мини-типография бар, анда полиграфия продукциясе булдырып таратырга мөмкин.

- Шәһәр администрациясе һәм «Татнефть» компаниясе шәһәр һәм район яшьләре өчен иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә зур игътибар бирәләр, - дип билгеләп үтте үз чыгышында «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

«Креатив процесслар фабрикасы» безнең районда иҗади кешеләрнең яңа буынын формалаштыру өчен нигез булачак, һәм монда һәркем үз-үзен үстерү һәм үз идеяләрен тормышка ашыру өчен үзенә урын таба алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса