Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт язучылар берлегенең юбилее узды

Бу көнне язучыларга дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырылды.

Әлмәткә республиканың көньяк-көнчыгышыннан язучылар һәм шагыйрьләр килде. Шәһәрдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Танылган язучылар картиналар галереясендә мәктәп укучылары белән очраштылар. Очрашуны иҗтимагый оешманың юбилеена багышладылар. 

Бүлек составына 27 язучы керә. Китап авторлары, күп санлы премияләр лауреатлары балаларга тормышлары һәм иҗатлары турында сөйләделәр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

Шигырьләрне балалар да укыды. Шулай ук аларның яраткан авторларына сорау бирү мөмкинлеге дә бар иде.

Соңыннан яшьләр үзәгендә концерт һәм бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Мәдәният министрлыгы һәм "Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләрен, шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса