Әлмәттә балалар хәйрия театр фестивале узачак
Фестиваль тагын 7 шәһәрдә: Чиләбе, Озерск, Екатеринбург, Первоуральск, Ижевск, Петропавловск-Камчатка һәм, беренче тапкыр, Бөек Новгородта узачак.
7-10 декабрьдә Әлмәттә меценат Андрей Комаров инициативасы һәм ярдәме белән «Снежность» XX балалар хәйрия театр фестивале узачак.
Фестивальнең максаты сәнгать дөньясына җәлеп итү һәм социаль яктан якланмаган гаиләләрдән, балалар йортларыннан һәм реабилитация үзәкләреннән балаларны илһамландыру.
Фестивальнең афишасы белән танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа