Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестиваленең зона этабы узды

Фестивальдә 7 районнан 145 укучы катнашты: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Чирмешән, Мөслим, Яңа Чишмә.

Туган телне, әдәбиятны, мәдәниятне саклау һәм үстерү, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, мәдәни мирас традицияләрен саклау максатыннан, 2023 нче елның 23 нче ноябрендә Әлмәт шәһәренең «Адымнар» күптелле гимназия»сендә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестиваленең зона этабы узды.

Әлмәт районын Яңа Кәшер урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Иҗади укучыларны Харисов Зөфәр Нәзим улы– Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты; Чабатова Розалия Вәлиәхмәт кызы– Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музее мөдире; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Наил кызы Мисалова бәяләделәр.

Шулай ук сайлап алу этабында  Әлмәт шәһәреннән 4 нче «Дуслык», 65 нче «Бөдрә тал» балалар бакчалары да узды.

Фестивальгә йомгак декабрьдә ясалачак.

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса