«Минем остазым» дип аталган ачык иҗади бәйге игълан итәбез
Төп приз - редакциядә стажировка үтү!
Безнең газеталар мәгариф идарәсе, шулай ук балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә белән берлектә башлап язучы һәм тәҗрибәле авторлар өчен иҗади бәйге игълан итәләр. Җиңүчеләр редакцияләрдә стажировка үтү мөмкинлегенә ия булачак.
Укытучылар һәм остазлар елы ахырына якынлашып килүенә карамастан, укытучы һөнәренең әһәмияте шул килеш кала бирә. Бәйге кысаларында без сезгә тормышыгызда мөһим роль уйнаган мөгаллимнәр белән бәйле вакыйгалар турында сөйләргә тәкъдим итәбез.
Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр катнаша ала.
Бәйгегә кушылу өчен тәрбиячеләргә, укытучыларга, остазларыгызга багышланган иҗади әсәрләрегезне безгә җибә-рергә кирәк булачак. Болар - хикәя, эссе, инша һәм шигырьләр дә була ала.
Иҗади эш күләме регламенттан артып китмәскә тиеш: шигырьләр өчен ул - 8-16 юл, чәчмә әсәр өчен - иң күбе берьярым бит.
Бәйгегә юлланган бө-тен әсәрләргә жюри бәя бирәчәк. Иң күп балл җыйган катнашучылар җиңүче дип танылачак. Иң яхшы авторлар «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарында, шулай ук телевидениедә стажировка үтә алачаклар. Моннан тыш, җиңүчеләр дә, призерлар да дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Эшләр 14 яшьтән зурраклар категориясендә бәяләнәчәк. Ә кечерәк яшьтәгеләрнең бәйгедә катнашуы оештыручы белән индивидуаль тәртиптә сөйләшенәчәк.
Тутырылган заявканы һәм иҗади әсәрләрегезне «Минем остазым» бәйгесе» тамгасы белән atannary@yandex.ru һәм zt200772@mail.ru электрон адресларына юлларга.
аявка бланкын без-нең «ВКонтакте»дагы төркемнәребездә таба аласыз. Ә бәйге турындагы нигезләмә - «Знамя труда»ның рәсми сайтында «Файдалы яңалыклар» бүлегендә.
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа