Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт хатын-кызлар советы әгъзалары «Укучы Бөгелмә» фестивалендә катнаштылар

Әлмәт кунаклары өчен бөгелмәлеләр экскурсия үткәрделәр, иң әһәмиятле вакыйгалар, урыннар һәм тарихи шәхесләр белән таныштырдылар.

"Укучы Бөгелмә" фестивале беренче ел гына уздырылмый, ул барлык әдәбият сөючеләрне берләштерә. Шәһәр   китапханәләре экспозицияләрен тәкъдим итте, фестивальнең төп темасы Татарстан республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре күптөрлелеге булды.

Әлмәт хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Роза Әфлятунова фестивальдә катнашучыларны сәламләде, аларга иҗади уңышлар һәм илһам теләде, шулай ук китапханәләргә Әлмәт язучыларының китапларын бүләк итте.

Бөгелмә һәм Әлмәт хатын-кызлар советлары хезмәттәшлек форматын тикшерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Әлмәт хатын-кызлар берлеге Бөгелмәдәге коллегаларына чакыру, җылы очрашу һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерә., дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса