Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры 79 нчы театр сезонын ачачак

5 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында яңа сезон ачыла.

Аның беренче премьерасы Т.Миңнуллин мотивы буенча «Ат карагы» спектакле булачак. Режиссеры Айдар Җаббаров.

Театр репертуарында шулай ук М.Җәлил мотивлары буенча «Алтынчәч» пьесасы, драматург һәм прозаик Равил Сабыр язган «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре, яшь тамашачылар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча яңа һәм бик мавыктыргыч спектакль һәм яраткан театрыбызның бик күп кызыклы проектлары бар.

Сезон ачылу алдыннан коллективның тормышы, кәефе һәм яңалыклары турында драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлова сөйләде.

- Иң мөһиме - «Татнефть» ААҖ грантына тамаша залы яңартылды: идән, креслолар алыштырылды, зал тулысынча синхрон тәрҗемә җиһазлары белән җиһазландырылды. Тамашачыларыбыз өчен бик яхшы шартлар тудырылды. Нефтьчеләргә рәхмәт! - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

 

Чыганак Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса