Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы беренче тапкыр Мостафа авылына кайткан

Моңа кадәр өч буынның бергә кайтканы булмаган.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова кызы һәм оныгы белән әтисенең туган ягы – Оренбург өлкәсе Мостафа авылына кайткан. Моңа кадәр өч буынның бергә кайтканы булмаган.

«Мостафа һәм Оренбургта минем күп тапкырлар булганым бар, тик 10 ел инде үземнең дә кайткан юк иде. Кызым һәм оныгымның әти эзләре буенча Татарстанда булганнары бар, ә Оренбург һәм Мостафага беренче бардылар. Мостафа авылы минем өчен шундый якын, кадерле урын. Анда әле дә Җәлиловлар бар, алар безнең бик ерак туганнар була инде. Бу урын һәрвакыт тартып тора. Анда тумасам да, нәселемнең тамырлары бу авылдан. Шуңа бик дулкынландырды, кызым һәм оныгым өчен дә дулкынландыргыч булды», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса