Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт интернат мәктәбендә булганнар

Алар сабыйларны китаплар белән таныштырдылар.

15 нче июнь конне балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт интернат мәктәбендә булып, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар күңелен күреп кайттылар.

Сабыйларны китаплары белән таныштырдылар. Үзләренә шигырь укып, табышмакларга җавап эзләтеп, 2нче мәктәбенең физкультура укытучысы Боробова Наталья Георгиевна һәм "Яшь техниклар станциясе" каршысында эшләп килүче "ЮИД" берләшмәсе әгъзасы  белән берлектә кече сабантуй үткәреп, бәйрәм ясадылар.

Ахырдан һәр балага татлы күчтәнәч - шоколад белән китаплар бүләк ителде.

 

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса