Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт мәктәбе укучылары язучылардан имтихан алган

Шәһәребезнең 24 мәктәбендә очрашу узган.

 Әлмәт шәһәренең 24 нче урта мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары, балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар иҗатына багышланган чара узды. Татар теле укытучысы Лилия Муфаздаловна оештырган "Балалар дөньясында" дип исемләнгән чара чын бәйрәмгә әверелде дип хәбәр итә укытучылар. 

Укучылар  Резеда Фәрхетдинованың шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләделәр," Балачак җыры " халыкара конкурсында җиңү яулаган "Светофор" җырын җырладылар, Лилия Фәрхетдинованың "Курчаклар хәйләсе" һәм "Бал корты белән чәчәк" исемле әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.


"Әле балалар язучы апаларыннан үз иҗатларын белүләре буенча "имтихан" да алдылар! Ничек дисезме? Алар Лилия Фәрхетдинова әкиятләре һәм Резеда Фәрхетдинова шигырьләре буенча рәсемнәр ясап, язучы апаларынннан кайсы рәсем нинди әсәрләренә багышланган икәнен тикшерделәр. Аннары кызыксындырган сорауларын бирә- бирә, язучы апалары белән аралаштылар, аларның яңа әсәрләрен тыңладылар.  Бу чара балалар күңелен онытылмаслык хисләр, ә мәктәп китапханәсен яңа китаплар белән баетты", - дип хәбәр итә оештыручылар.

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса