Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театрында язгы концерт узды

Сәхнәдән ике дистәгә якын номер яңгырады.

Әлмәт драма театрында "Язгы концерт" спектакльләрне яратучыларны һәм шәһәр кунакларын җыйды. Сәхнәдән ике дистәгә якын номер яңгырады. Концертның режиссеры -  Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина.

Учреждениенең мәгълүмат үзәгендә сөйләүләренчә, концерт башыннан ахырына кадәр романтика белән сугарылган. Сәхнәдә күбесенчә музыка яңгырады. Артистлар үзләре җырлыйлар, репризлар уйныйлар.

Әлмәт театрында 78 нче сезон тәмамлануга якынлаша. Пәрдә соңгы тапкыр 26 майда «Киребеткән»/ «Укрощение строптивой» спектакле белән ябыла. Июнь аеннан тамаша залында ремонт эшләре башланачак. Ә артистлар Магнитогорскка «Дөм» спектакле белән Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә катнашу өчен юл тотачак.

 

Чыганак

 

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса