Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры онлайн-марафонда спектакль тәкъдим итәчәк

Онлайн-марафон 4 нче тапкыр үткәрелә.

Әлмәт драма театры "Кайда минем илем" әсәрен "Дороги Победы" ачык театраль онлайн-марафонында күрсәтәчәк.

  А. Н.Островский исемендәге Димитровград драма театрының интернет-платформасында эфирга чыга.

Өч көн дәвамында Россия шәһәрләре театрларының Бөек Җиңү көненә багышланган спектакльләре трансляцияләнәчәк. Алар арасында Татарстаннан ике спектакль күрсәтеләчәк-Әлмәт театрыныкы һәм Яр Чаллы курчак театрыныкы.


Әлмәт драма театры спектакле 11 майда 14.42 сәгатьтә башлана һәм 16.26 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аннары эстафетаны Донецк республика академия яшьләр театры номеры алачак. Ә аннан соң тагын Әлмәт «Мечь» шигыре белән чыгыш ясаячак.

12 майда 19.00 сәгатьтә марафонга нәтиҗә ясалачак. 65 эш тәкъдим иткән 36 катнашучы театр арасыннан экспертлар төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сайлап алачак.  Тамашачылар да үзләренә охшаган спектакльләр өчен тавыш бирә алачак.  

 

Чыганак

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса