Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы мәктәпләре командалары Тукайга багышланган квестта катнашты

Быелгы квестның төп темасы – Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел.

27 нче апрель көнне Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60-еллыгына төзелгән ял паркында “Сәлам, Тукай!” исемле квест уздырылды. Квестны оештыручылар - Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның туган тел укытучылары Шәмсиева И.А., Мирвәлиева Л.К.

Квестның максаты –  укучыларның игътибарын татар теленә җәлеп итү, яшьләр арасында  телне популярлаштыру, туган телебезне дәрестән тыш эшчәнлектә кызыклы, мавыктыргыч итеп өйрәтү, татар телендә күбрәк аралашуга чакыру.

Квестта шәһәр мәктәпләреннән 7-9 нчы сыйныф укучыларыннан торган  6 кешелек җыелма 6 команда – 1 нче лицейның “Татарның каймаклары”, 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары”, 3 нче урта мәктәпнең “Чая кызлар”, 10 нчы урта мәктәпнең “Кызыклы шәкерт”, 25 нче урта мәктәпнең “Бәхет очкыннары”, Мәмәт мәктәбенең “КилМәмәт” командалары катнашты.

Уенның шарты буенча командалар интеллектуаль, иҗади биремнәр эшләп, ВК челтәренә  #сәламТукай хэштегы астында урнаштырып бардылар. Штабта утыручы жюри (Ногманова Р.М. – Әлмәт шәһәренең “Нур”телекомпаниясе журналисты; Хамидуллина Р.Җ. – Татарстан журналистлары  союзы әгъзасы; Гаптелхакова Г.Я. – “Р.Фәхретдин исемендәге №1 татар гимназиясе”нең өстәмә белем бирү педагогы) биремнәрне карап бәяләде. Командаларга 1,2,3 урыннар, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу елгы уенда 1-урынга 1 нче лицейның “Татарның каймаклары”, 2 –урынга Мәмәт мәктәбенең “КилМәмәт”, 3-урынга 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары” командалары лаек булды.

Квестның иганәчесе – “Татнефть” ААҖнең Хәйрия фонды. “Татнефть” ААҖнең Хәйрия фонды директоры Мамин Р.Р. һәм Ногәйбәков Р.А. квестны тиешле югарылыкта үткәрү өчен матди ярдәм күрсәттеләр дип хәбәр итә Әлмәт районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.  

 

Фото: Әлмәт районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса