Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Телен белгән - югалмас!

Хәзерге заманда ана телендә рәхәтләнеп сөйләшкән балалар шатлык һәм горурлык хисләре уята. Кызганычка каршы, бу күренеш сирәгәеп барганга, аның кадере көннән-көн арта гына бара.

10 апрель көнне киләчәк буында туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатын кү-үзаллап, «Әлмәт таңнары» газетасының социаль челтәрләрендә Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Без - Тукайлы халык» исемле конкурс оештырылды. Барлыгы сигез катнашучыдан видеоязмалар кабул иттек, аларның һәрберсен сәхифәбездә урнаштырдык.

Катнашучылар исемлегендә Әлмәт физик культура көллияте, Лениногорск нефть техникумы, «Тат-нефть-мәктәп» шәхси гомуми белем бирү учреждениесе, 24 нче мәктәп һәм 22 нче «Алсу» балалар бакчасы бар иде. Аларның барысы да милли рухта, җитди әзерләнгәннәр.

Конкурс шартлары буенча җиңүче «лайклар» саны буенча билгеләнде. Иң күп балл җыючы - «Алсу» балалар бакчасында тәрбияләнүче Инсаф Галиванов булды. Шунысы куанычлы, конкурсыбызның ул иң яшь катнашучысы да әле. Аңа нибары 7 яшь.

 

26 апрель көнне
Шигырь бәйрәмендә җиңүчене бүләкләү тантанасы узды. «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев Инсафка Әлмәт татар дәүләт драма театрына ике кешелек чакыру билеты тапшырды.

 

Туган телебез, чыннан да, киләчәк буын кулында.

 

Резедә Шәмсуллина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса