Әлмәттә билингваль интернет-радио турында сөйләштеләр
Чара Г.Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә узды.
17 апрель көнне Г.Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә педагоглар, язучылар, журналистлар, китапханәчеләр “Белем радиосы” билингваль интернет- радиосын гамәлгә куючылар командасы белән очраштылар.
ТАТНЕТны үстерү фондының башкарма директоры Р. Гатауллин радионың балаларның сәләтен үстерүгә йогынтысы, татар һәм рус телен камилләштерүдәге роле, мәгълүмати базасы турында сөйләде. Кунаклар презентация күрсәтеп, “Белем радиосы” турында тулырак мәгълүмат бирделәр.
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе милли мәгариф бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа