Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында иҗат лабораториясе узды

«Режиссура, актерлык осталыгы, грим, пластика» дип исемләнгән лабораториядә Бөгелмә, Менделеевск, Яңа Чишмә, Мөслим, Сарман, Лениногорск районнарының халык театр коллективлары җитәкчеләре, үзешчән артистлар катнашты.

6 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Ш. Закиров исемендәге XXIII төбәкара «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында халык һәм үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе узды.

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева чарада катнашучыларны сәламләп, театр эшчәнлеге белән таныштырды.


Халык театрлары вәкилләренә «Йөрәк сере» спектакле тәкъдим ителде. Спектакльне сәхнәләштергән режиссер Наилә Нәҗипова кунакларга “Йөрәк сере” мисалында режиссерның идеяләре һәм аны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Чараның икенче өлешендә лабораториядә катнашучылар өчен сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, грим, бутафория һәм реквизит әзерләү буенча мастер-класслар оештырылды. Чара арт-мәйданчыкта «Шулай бервакыт» театр байкалары тамашасы белән тәмамланды.

 

 

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса