Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театрының арт-мәйданчыгында яңа иҗади программа тәкъдим ителде

Программа авторы хикәяче ролендә дә чыгыш ясый.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина «Кем беләндер сөйләшәсе килә» музыкаль-шигъри постановкасының режиссеры буларак чыгыш ясады.

Сәхнәдә 20 гасыр уртасындагы атмосфера. Буфет һәм аның хуҗабикәсе, яшь пар һәм аларның үсә барган мәхәббәт тарихы. Программа авторы хикәяче ролендә дә чыгыш ясый. Аның авызыннан Татарстан шагыйрьләре Эльмира Җәлилова, Фәнис Яруллин, Лена Шакирҗанова, Нәфисә Сабирҗанова шигырьләре яңгырый. Бу-әни, әби, хатын-кызның нечкә җаны һәм әлбәттә, мәхәббәт турында шигъри юллар.

Тамашачылар татар телендә әдәби әсәрләр укучыларның «татар сүзе» Халыкара конкурсында Мәдинә Гайнуллинага өченче урын алып килгән видео открытканы да бәяли алдылар.

Матур тавышка ия булган автор үз программасына Фуат Абүбәкеров, Эльмир Низамов, Резеда Ахиярова музыкасына лирик җырлар башкаруны кертә.

Чараның театр өлешен Раушания Фәйзуллина, Раушан Мөхәммәтҗанов, Илүзә Нәбиуллина тәэмин итте.

Тиздән монда, яңа арт-пространстволар мәйданчыгында, «Театр — диалог территориясе» проекты кысаларында «Театр әкиятләре» программасының премьерасы чыгачак, ул 50 яшьтән өлкәнрәк артистлар буынының реаль театр тормышыннан тарихларны үз эченә алачак.

 

Чыганак

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса