Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры үз интернет-шоуын булдырды

Әлмәт драма театрында, дөньякүләм трендларга ияреп, «10 дөрес җавап» дип аталган яңа проект эшли башлады.

"Хәзерге интернет киңлегендә интервью жанры  бик популяр. Әлмәт театры дөнья трендларыннан калышмый»,-дип хәбәр иткән театр «Татар-информ»га.

Шоуны  театрның әйдәп баручы актрисасы Резеда Сафина алып бара. Ул театр артистларына һөнәрләре һәм шәхси тормышларына кагылышлы сораулар бирә. Тамашачылар белергә теләгән бер генә сорау да җавапсыз калмый.  Ике саны дөнья күрде инде. Беренче кунак Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов булды. Икенче чыгарылыш берничә көн элек дөнья күрде: сорауларга ТР халык артисты Рафик Таһиров җавап бирде.

Тапшыруларны театрның социаль челтәрләрендә ВКонтактеда һәм Yotube — та күрергә мөмкин. Тамашачылар интернет-шоу турында уңай фикердә.

"Сез бик яхшы тапшыру уйлап таптыгыз! Мин һәрвакыт артистлар турында беләм дип әйттем, ләкин күпне белмәгәнем ачыкланды. Бик кызыклы сораулар һәм җаваплар. Киләсе очрашуларда Алмаз Шаһимардановны, Лилия Заһидуллинаны күрергә теләр идек", - дип теләк белдергән тамашачылар.

"Мин Рафикны 35 ел беләм, ләкин аның кайбер җаваплары мине гаҗәпләндерде. Ул яңа яктан ачылды. Бик яхшы тапшыру", - ди театрның тагын бер фанаты.

Социаль челтәрләрдәге комментарийларда тамашачылар  яңа сорауларны да формалаштыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «10 дөрес җавап» программасы «Театр-диалог территориясе» проекты кысаларында Әлмәт театрының яңа арт — мәйданчыгында бара.

Әлмәт драма театрының Мәскәүдә "Җил артыннан" спектаклен күрсәтүен хәбәр иткән идек.

 

 

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса