Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә пенсионерлар арасында фольклор фестивале узды

«Иске Әлмәт» мәдәният сараенда республиканың көньяк-көнчыгыш ветераннары (пенсионерлары) арасында үзешчән фольклор коллективлары фестиваленең сайлап алу этабы узды.

Әлмәттә "Гореф гадәтләр һәм буыннар бәйләнеше" фестивале узды.

Әлеге проект Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы тарафыннан 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән ТР Гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Өлкәннәрнең иҗат бәйгесе елдан-ел чикләрен киңәйтә, катнашу өчен гаризалар Татарстанның 11 районы коллективларыннан кабул ителгән.

Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов сәламләде.

Әлмәт районы ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин катнашучыларга актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм конкурсның аралашу  мәйданчыгы булуын билгеләп үтте.

Район вәкилләре 4 номинациядә көч сынашты. Жюри фольклор һәм вокаль ансамбльләр арасында, соло җырлауда һәм инструменталь башкаруда иң яхшы коллективларны билгеләде.

Җиңүчеләр фестивальнең финал концертында катнашачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса