Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры Мәскәүдә «Җил артыннан» спектаклен тәкъдим итәчәк

13 мартта Мәскәүнең Милләтләр театрында Әлмәт драма театры режиссер Камил Тукаевның «Җил артыннан спектаклен күрсәтәчәк.

Спектакль узган ел Түбән Тагилда узган XIX кече шәһәр театрлары фестивалендә зур формадагы иң яхшы спектакль дип танылган. Жюри Россиянең барлык почмакларыннан 16 театрның эшен бәяләде. Гран-при ияләре Мәскәүгә, Милләтләр театры сәхнәсендә чыгыш ясыйлар.

Шунысы кызык, икенче көнне, 14 мартта, шул ук сәхнәдә режиссер Елизавета Бондарьның иң яхшы кечкенә формалы «Озор» спектакле уйналачак. Ул шулай ук Әлмәт театры белән эшләгән иде, 2022 елның декабрендә Лев Толстой пьесасы буенча «Дөм» премьерасы тәкъдим ителде.

 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса