Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында борынгы татар йоласын күрсәттеләр

Габдрахман авылында аулак ой уздырдылар.

"Традицияләрнең тере җепләре" дигән яңа проект старт алды. Аның кысаларында беренче бәйрәм – татар яшьләренең традицион аулак өе уздырылды.

«Аулак ой»не тамашачыларга һәвәскәр актерлар тәкъдим итте. Артистлар үзләренең аз санлы, әмма рәхмәтле тамашачылары өчен эшләде.

- Бүгенге яшьләр мондый музыканы башкара һәм тыңлый. Ә әби – бабайларга бу ошамый – безнең йөрәккә борынгы традицион музыкабыз, җырларыбыз, уеннар якынрак, - дип уртаклашты Габдрахман авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Җәмилә Мөхәммәтганиева.

Ел башында Габдрахман ветераннар советы грант откан һәм яңа проектны тормышка ашыра башлаган. Ул «Традицияләрнең тере җепләре» исемен алды, бу халык зәвыгын белүчеләр өчен яңалык түгел.

Бу традицияләрне һәм йолаларны без яшь буынга тапшырабыз һәм без аларны  белүләрен һәм саклауларын телибез, - дип ассызыклады Габдрахман авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Җәмилә Мөхәммәтганиева.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Традицияләрнең тере җебе» проекты ел дәвамында авылның төрле мәйданчыкларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса