Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Укыган - укымаган ише булмый

Күренекле җырчыбыз Илһам ага Шакировның «Әйткән - әйтмәгән булмый» дигән гыйбарәсе яши. Аның сүзләрен бераз үзгәртеп, «Укыган - укымаган ише булмый» диясем килә.

Ничек кенә әйтсәләр дә, китап укуның модасы үтми. Дәррәү китапка ябырылмасалар да, укучылары табыла аның. Татарча китаплар сорап редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Күбесе татар китабын кайдан сатып алырга, нинди китап нәрсә турында икәнен белми. Ә бездә бар. Бездә бик кызыклы, мавыктыргыч китапларны алырга мөмкин.

Гадәттә, геройларны, әсәр персонажларын читтән эзләргә күнеккәнбез. Тирә-юньгә игътибар беләнрәк карасаң, ул геройларның синең янәшәдә, күршедә, син торган урамда, авылда, шәһәрдә яшәгәнен күрергә мөмкин. Әнә ул икән бит бу әсәрнең герое, дисең. Яки, кара әле, әллә моның турында яздылармы икән, дип уйлыйсың.

Бүген әллә ни чит илләргә йөрмәсәләр дә, татар китабын укучылар, һич югы, Төркиядә булырга өлгерделәр, чит илнең ни икәнен беләләр. Халык язучысы Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабы гүзәл манзаралы чит илләрдә дә татар эзләренең барлыгы турында матур буяулар белән, укучыны җәлеп итә торган итеп язылган.

Лилия Гыйбадуллина үзенең «Рәкыйп Хәмитов. Копченый» әсәрендә реаль чынбарлыкка нигезләнеп, Сабантуй батырының язмышын чагылдырган. Киң җилкәңә тәкә салып мәйдан әйләнгәнче, келәмгә чыгып машина ачкычын кулыңа алганчы, сине күкләргә чөйгәнче нинди әзерлек үтәргә кирәген «копченый» белә инде.

Җырның көче искиткеч. Әгәр дә аны әниең җырлаган булса... кайчан да булса... бары тик бер тапкыр булса да. Ул шатлык белән, кайгы-хәсрәт, бәхет белән янәшә яши. Җыр ул күңелдә әни булып гәүдәләнә. Сезне дә әниләрегез җыр  көйләп  йоклаткандыр. Күренекле язучы Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә» әсәре шул хакта. Һәм алар хакында гына да түгел.

 

Әлеге һәм башка китаплар сезне - үз укучыларын көтә. Адресыбыз: Әлмәт шәһәре,    Пушкин урамы, 64 нче йорт.
Телефоныбыз: 44-05-88.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса